Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диетик ризык (рецепт)

Тәския Вәгыйзовадан диетада утыручылар өчен тәмле, әмма тазартмый торган ризык рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Диетик ризык (рецепт)

Кеше башына 150 грамм тавык ите яки сыер ите кирәк булачак. Итне эре итеп туракласаң бигрәк тәмле, озын итеп кисеп аз майлы табада кыздырырга, ярты стакан су өстәп 1 сәгать томалап пешерергә, аннары эре шакмаклап 5 кишер турарга,  1 суган турап салырга. Алар пешкәч кенә татлы борыч һәм помидор өстәргә, 10 кара җимеш, 1 аш кашыгы хмели-сунели тәмләткече, лавр яфрагы, тоз, кипкән яшел үләннәр һәм кабак та салырга мөмкин, чөнки бу гарнирлы ризык түгел.

“Сез мондый ризыкны көне буе ашасагыз да симермисез, мин бик яратып ашыйм. Ит аксым, шуна эремчек, пешкән йомырка белән аралаштырыгыз. Ай азагында 15 кг, хәтта 25 кг ябыккан кешеләр бар”, - дип ышандыра Тәския ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100