Диетада утырган хатын бер яшьлек баласын ач тоткан
Петербургта табиблар 1 яшьлек баланы исән калдыру өчен тырыша. Ул ач тору сәбәпле бик нык ябыккан. Бу турыда Санкт-Петербург буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.
1 яшьлек ир баланың 25 яшьлек әнисе үзе 1 ел бик кырыс диетада утырган. Баланы да тәүлегенә өч тапкыр гына имезгән. Хатын үзе солы ярмасын гына ашап торган. Ярманы да балык сөякләреннән кайнаткан шулпада гына пешергән, вегетариан булган диелгән әлеге хәбәрдә.
Балага бер ай булуга ук аның үсмәвен ачыклаган табиблар борчыла башлый. Әти-әнисенә киңәшләрен әйтәләр, әмма тегеләре диетаны ташламый. Бу гаиләне күзәтүгә алалар. Сентябрь аенда килгәч, баланың авыр хәлдә икәнен күреп, хастаханәгә алып китәләр һәм полициягә хәбәр итәләр. Бу хакта "Российская газета" яза.
Баланы 8 сентябрьдә хастаханәгә озатканнар. Ул ябыгып беткән була. Малайны табиблар инде бер атна чамасы тәрбияли. Ул дүрт көн реанимациядә яткан. Бу анага карата "Баланы куркыныч шартларда калдыру" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хатынга карата гаепләү белдерү мәсьәләсе хәл ителә диелгән Тикшерү комитеты хәбәрендә.