Диджей Радик белән Айрат Сафин Америкада яшәүче татар гаиләсенә илһамланып җыр язган
Инстачылар җырны һәм клипны ошаткан.
Диджей Радик инстаграмдагы сәхифәсенә «Гел бергә» җырына төшерелгән клипның тарихы турында язган.
«Бы җырның һәм клипның тарихы Америкада яшәүче дусларыбыз белән бәйле.
Олег һәм Әлфия - искиткеч пар. Яшь гаиләнең бизнес-проектлары күп. Шул ук вакытта алар 4 бала тәрбияли. Нью-Йорк шәһәрендә яшәүләренә карамастан, алар татар мәдәниятен ярата һәм татар телендә сөйләшергә тырыша. Шуның белән илһамланып, Айрат Сафин белән бергә җыр яздык.
Гел бергә булыйк, дуслар», - дип язган җырчы.
Клипны музыкаль мәйданчыкларда карарга мөмкин.
Инстачылар җырны һәм клипны ошаткан.