Диджей Сөләйман: «Салават абыйның 1994 елгы күлмәген күреп, үземә дә шундыйны тектердем»
DJ Сөләйман тәхәллүсе белән танылган Динар Шәйдуллин – татар дискотекаларының төп амбассадорларының берсе. «Интертат» «халык» диджее белән әңгәмә тәкъдим итә.
Динар, сине күпчелек «Сөләйман» буларак белә, нигә бу тәхәллүсне алдың?
Мин 14 ел фотограф булып эшләдем, социаль челтәрдә исемем «Soul Man» дип куелган иде. Хәзерге ак костюмымны киеп, көзгегә карадым да: «Мин бит Soul Man түгел, мин Сөләйман», – дип уйлап куйдым. Миңа Сөйләман диләр, якыннарым, дусларым Динар икәнемне белә.
Бер интервьюда мәктәптә начар укыдым, дигәнсең. Син хәзер популяр, начар билгеләр киләчәгеңә берничек тә тәэсир итмәгән, бугай?
Тәэсир итте инде. Мисал өчен, минем рус теленнән дә, татар теленнән дә «3»ле иде, ике телдә дә грамматикам камил түгел. Диджей буларак популяр булуым күбрәк үз өстемдә эшләү, үзреальләшү нәтиҗәседер. Эшли генә башлаганда мине диджей буларак кабул да итмәделәр, мин – күбрәк шоу-мен.
Мин үземне сәхнәдә әйбәт тотам һәм җырларны бер-берсе белән уңышлы «тоташтыра» алам. Техник ятан барысын да идеаль белү – ул бер эш, ә менә кешенең кәефен күтәрә белү, мохит тудыру инде үзгә очрак. Халык дискотекаларга ял итәргә килә, ә мин аларга кызык, рәхәт булсын көчемнән килгәннең барысын да эшлим.
Диджейлык белән кайчан шөгыльләнә башладың?
Беренче тапкыр 2011-2013 елларда Әлмәтнең «Мегаполис» клубында үземне диджей буларак сынап карадым. Әлбәттә, минем берни килеп чыкмады, ул чакларда техник яктан да кыенлыклар бар иде. Хәзерге «пульт»лар эшне җиңеләйтте, игътибарны күбрәк кешеләр белән аралашуга юнәлтеп була.
2018 елда Казанда диджей буларак чыгышлар ясый башладым, ә нәкъ татарча дискотекаларны оештыруым 2022 елда башланып китте. Мин әле ул вакытта фотограф та идем, күп кенә «йолдыз»лар белән эшләдем, ә диджей булу ул – бары тик ярты елга бер була торган шөгыль иде. Җырчылар белән күп эшләгәч, минем дә алар кебек сәхнәдә чыгыш ясыйсым, «балкыйсым» килде, шуннан соң мин тулысынча диджейлыкка киттем. Шунда ук уңышка ирештем, дия алмыйм, популярлык 2024 елда бер видеом күп караулар, лайклар җыйгач килде. Мине төрле шәһәрләргә чакыра башладылар. Шуннан, мин концерт директоры таптым һәм шәһәрләргә йөри башладым.
Казанда татарча дискотекаларны сез җанландырып җибәрдегез инде алайса?
Әйе, дискотекалар өстенә яткан «бәсне» тараттым. Соңрак, мине күреп, башкалар да татарча дискотекаларны үстерә башлады.
«Үзеңне күрсәтә белергә кирәк»
Диджейлар арасында конкуренция бармы?
Белмим, минем сизгән юк, бардыр инде.
Казанда иң «топовый» диджейлар рәтендә булгач, сизмисеңдер инде.
Мин үземне иң яхшы диджей дип уйламыйм, күңелемә якын булган эшне эшлим, яхшы килеп чыга икән – мин аның нәтиҗәсен күрәм.
Хәзер мәҗлесләрне алып бару өчен 100әр мең сорыйлар, ә диджей 35 мең тирәсенә генә эшли. Бактың исә, бәйрәмнең мохите диджейдан да тора бит, аларны бәяләп бетермиләр кебек.
Монда диджейның никадәр профессиональ дәрәҗәдә эшләвеннән тора дип уйлыйм. Бәя һәрвакыт кешегә карата ихтыяҗның күпме булуыннан тора. Син социаль челтәрләрдә популяррак булган саен, синең турында күбрәк беләчәкләр һәм бәйрәмнәренә чакырачаклар. Үзеңне күрсәтә белергә кирәк.
Сине бәйрәмгә диджей буларак дәшү 35 мең генә тормый инде алайса?
Юк, берничә тапкырга югарырак бәягә эшлим.
«Мин үземне иң яхшы диджей дип уйламыйм»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Дискотекларда артык күп эчеп, сугышулар – ямьсез күренеш»
Өлкән буын кешеләре дискотекаларны «әшәке, оятсыз» урын, диләр. Ә син бу хакта нәрсә уйлыйсың?
Ничек ял итүне һәр кеше үзе сайлый. Мин артык исерек кешеләрне өнәп бетермим, чөнки үзем бик сирәк алкогольгә кагылам, гадәттә, ниндидер зур бәйрәмнәрдә генә. Дискотекага кешеләр ял итәргә килә, мин аларның барысы өчен җаваплы була алмыйм. Миңа эшем ошый, кешеләр шуны карарга, тыңларга килә, мин аларны контрольдә тота алмыйм. Дискотекларда артык күп эчеп, сугышулар – ямьсез күренеш.
Ә, бәлки, татарча дискотекалардан спиртлы эчемлекләрне тулысынча алып атаргадыр?
Кеше алкоголь эчү-эчмәүне үзе сайлый бит. Алайса аны татарча дискотекаларда гына түгел, бөтен илдә тыярга кирәк.
Алкогольне тыйгач, дискотекаларга кешеләр йөрерме икән соң?
Миңа калса, әйе. Башка концертларга йөриләр бит.
Динар, син үткәргән дискотекаларда яңа парлар барлыкка килеп, сиңа «рәхмәт» сүзләре язганнары бармы?
Әйе, миңа бик еш кына андый хатлар, «рәхмәт» сүзләре килә. Мин, аларны котлап, видео да яздырып җибәрәм.
Үзең дискотекаларда кызлар белән танышасыңмы?
Максатчан рәвештә булмаса да, танышкалыйм, әйе.
Популяр булгач, фанаткаларың да күптер инде, очрашуларга чакыралармы?
Күп дип инде, очрашуларга чакыралар, язалар, әйе.
Барасыңмы соң?
Юк, мин артык сайланучан.
«Дискотекаларга күбрәк 22-27 яшьлекләр йөри»
Диджей буларак барып эшләгән иң ерак ноктаң нинди, андагы татарлар да без биегән җырларга күңел ачамы?
Иң ерак нокта – Тайланд. Мин Сабантуйга эшләргә барган идем, әйе, анда да шундый ук җырларга бииләр.
Син дискотекаларда күбрәк элеккеге җырларны куясың, ник заманчаларга бик игътибар бирмисең?
Иске җырлар минем өчен ностальгия. Балачакта туганнарга кайткач, телевизордан шул җырларны тыңлаганым искә төшә. Ул җырларны дискотекаларда куйганда, кайвакыт күзләремә яшь тә тула.
Хәзер татарча дискотекаларга ничә яшьтәге кешеләр йөри соң?
Дискотекаларга күбрәк 22-27 яшьлекләр йөри.
Килүчеләр арасында башка милләт кешеләре дә буламы?
Була, алар татарча аңламасалар да, күбрәк дискотека мохитен тою өчен киләдер инде. Гадәттә, мин дискотекаларда башта биетә торган җырлар куям, ә аннары «эмоциональ таган» оештырам, моңсу һәм күңелле җырларны «миксовать» итәм.
Хәзер татар яшьләре телне белми, аларда татар теленә карата кызыксыну ничек уятырга икән?
Бу сорауга төгәл җавап бирә дә алмыйм, чөнки үзем дә татар телен әйбәт беләм димәс идем. Тик, минемчә, мин татарча дискотекаларны трендка кертеп, телне популярлаштыруга күпмедер дәрәҗәдә үз өлешемне кертәм.
Нигә заманча җырчылар «Әлдермешкә кайтам әле» җыры кебек хитлар эшли алмый икән?
Миңа калса, һәр нәрсәнең үз вакыты. Җыр хәзер популяр булмаска, ә аннары күпмедер вакыттан соң хит булырга мөмкин, белеп булмый.
Үзең яшь башкаручылардан кемнәрне тыңлыйсың?
Бөтен дөньяда популяр булырлык хитлар ясар өчен, мин башка телләрдәге җырларны да тыңлыйм, аерып кемнедер әйтә дә алмыйм.
Синең үзең иҗат иткән җырларың бармы?
Минем Раяз Фасыйхов белән эшләгән ремиксым бар. Әлегә тагын яңа җырлар өстендә эшлим.
Салават абый белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган булгансың икән. Ул вакытта горурлык хисе кичердеңме?
Әлбәттә, мин бит аны балачакта телевизордан гына күргән кеше. Ә үткән елны беренче тапкыр аралаштым, аның белән бер сәхнәдә чыгыш ясадым.
«Мин телне популярлаштыруга күпмедер дәрәҗәдә үз өлешемне кертәм»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Атказанган артист исемен аласым килә»
Ак костюмың һәм түбәтәең синең «йөземинка»ң булып тора, сине ансыз таныйлармы?
Сирәк таныйлар, чөнки мин тормышта бөтенләй башкача киенәм. Мисал өчен, блогер Илнар Идрисовны түбәтәйсез дә таныйлар, ә мине ак костюм белән генә истә калдыралар. Кайбер вакытта мине танымаулары әйбәт тә, тик үземнең кем икәнемне аңлатырга туры килгән очраклар да була,
Ул ак костюмны кайдан алган идең?
Мин аны «Авито»дан алган идем. Кемнән сатып алганымны хәтерләмим, тик бер фатирга кереп, шушы костюмны алуым, сатучы хатын-кызның «Ә ул сезгә нәрсәгә?», – дигән соравына: «Чыгыш ясарга», – дип җавап биргәнем истә. Ул вакытта бу ханым саткан костюмыннан «Сөйләман» образы барлыкка килер дип уйламагандыр да.
Нигә шулай киенергә булдың?
2000 елларда эстрадада шундый костюмнар кигәннәр. Андый костюм киюем шуның белән бәйле. Минемчә, анда бераз мәзәк, ирония бар.
Ул тузгач, нинди кием киячәксең?
1994 елда Салават абый кигән күлмәкне күреп илһамланып, үземә дә шундыйны тектердем, аны да киячәкмен.
«Мине ак костюм белән генә истә калдыралар»
Фото: © Динар Шәйдуллинның шәхси архивыннан
Ак костюмыңда эшләргә, биергә уңайсыздыр инде?
Миңа ул костюмда бик кызу гына, алай уңайсыз димәс идем.
Үзеңне «Халык диджее» дип йөртәсең. Атказанган, халык артисты исемнәрен аласың киләме?
Әйе, «атказанган артист» исемен аласым килә, чөнки дискотекалар үткәреп, мин меңләгән кешене үз милләтенә, тарихына алып кайттым.
Диджейлардан Радик Яруллинның гына атказанган исеме бар бугай.
Радик Яруллин белән бер вакыттарак тагын бер диджейга «атказанган» исеме биргәннәр иде, аның исеме истә түгел. Шулай ук, 2000 елларда бик популяр булган Dj Шәкертның да мактаулы исеме бар.
Динар, синең иң зур хыялың нинди?
Үземнең концертыма бер мәйданчыкта 10 мең кеше җыю.
Хәзерге вакытта синең өчен карьера гаилә корудан мөһимрәкме?
Берсе икенчесенә комачауламый, әмма мин хәзер карьера коруга басым ясыйм. Беренче чиратта үзем теләгәнне эшләячәкмен, ә калганы инде аннары.
Син нарцисс бугай? (Нарцсс – игътибар яратучы, үз мәнфагатьләрен башкаларныкыннан өстенрәк куючы кеше)
Әйе. Без һәрберебез нарцисс, барыбыз да күпмедер дәрәҗәдә эгоист. Бу сыйфаттан башка, кеше яши дә алмас иде. Мин – чын нарцисс, моның минусларын күрмим.
Әңгәмә өчен рәхмәт!