Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диджей Радик рус эстрадасы артистлары банкетта ничә миллионга җырлавын әйтте

news_top_970_100
Диджей Радик рус эстрадасы артистлары банкетта ничә миллионга җырлавын әйтте
Фото: Радик Яруллинның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Татар дискотекаларын кыздырган, Мәскәү егете, диджей Радик яки Радик Яруллин хәзер гаиләсе белән Казанда яши. Ул «ТМТВ» телеканалының «10 сорау» тапшыруында булды һәм алып баручы Әбри Хәбриевның сорауларына җавап бирде.

Ни өчен рус эстрадасы артистлары белән эшләмисең?

– Рус эстрадасына күчәргә тәкъдимнәр булды. Чөнки мин – татар, әти-әни – татар. Без – шундый патриотлар! Әгәр мин үземне Россия шоу-бизнесына «тыксам», татарлар өчен булмаячак. Әгәр вакыт һәм көч булса, ике эстрада өчен дә эшләп булыр иде. Минем күбрәк татарлар өчен музыка язасым килә.

Кемнәр белән эшләдең?

– Мин күбрәк оештыручы буларак эшләдем. Россия эстрадасы җырчылары да бар. Мисал өчен, «Иванушки» төркеме.

Алар банкетта җырлап китү өчен күпме сорыйлар?

– Хәзер бәяләр артты инде. 1-3 млн сорыйлар...

Рәхмәт. Син әле Россия эстрадасына кереп китмәгәнсең, сине нормаль бәягә чакырып була.

– «Иванушки», Натали, Игорек, Шура, Никита Малинин, «Премьер-министр», «Руки вверх» белән эшләдек. Алар белән мин элемтәдә, алар кайвакыт миңа мөрәҗәгать итә. Мин ризалашмыйм.

– Рус эстрадасы артистлары аранжировка сораса?

– Анда бәя турында сүз бармый. Мин анда «тыгылсам», анда калам. Миңа татар эстрадасы кирәк булмаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100