
«ТМТВ» телеканалында «10 сорау» тапшыруында Мәскәү егете, диджей Радик кунак булды. Ул тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриевка иҗат турындагы фикерләрен, үз хезмәтенең бәясен әйтте.
– Чын сәнгать, иҗат икенче планда калып бара. Хәзер җырларны нейросетьлар язып бирә.
– Хәзер беренче урында блогерлык бара. Анда иҗат мөһим түгел, кызыклы әйберләр кирәк. Блогерлар икенче чиратта гына иҗатны «төртә». Миндә җырлар бар, концертка чакырыгыз мине, дигән кебек. Анда иҗат, сыйфат мөһим түгел. Бер сүз белән – деградация бара. Минемчә, 10 елдан белгечләр бетәчәк. Кеше роботлардан туячак. Ул бит кеше түгел. Аларга белгечләр шаблон бирә, ә алар булмаса, роботлар үрнәкне каян ала?
– Мин синең фикерең белән килешәм. Мин сине бу дәрәҗәдә тирән уйлыйсың, дип уйламаган идем. Син мине бераз гына шаккатырдың да.
Әбри Мәскәүдә тәмле шаурма тапмавы турында сүз башлады.
– Казанда берничә җирдә тәмле шаурма ясаучыны табып була. Ә Мәскәүдә ничә урында ашап карадым, тәмлесе юк.
– Сиңа анда кайда ошый? Бармы анда тәмле ашарга әзерли торган кафе-рестораннар? Анда шаурма гына түгел, башка төр ризыкның да тәмлесен табып булмый. Анда акчага тизрәк әзерләп җибәрү турында гына уйлыйлар. Сыйфатка, продуктка карамыйлар. Казанда тәмле ашаталар. Ашлар тәмле булсын өчен җанын-тәнен биреп эшлиләр. Казан – зур шәһәр түгел, абруй тиз бозылырга мөмкин. Ә Мәскәүдә куркыныч түгел, кафелар күп, кунаклар килеп-китеп тора.
– Сез язган музыка күпме тора?
– Минем хезмәтләр спектры киңрәк – көй, аранжировка һ.б. «Под ключ» яздырам. Бу эшләргә бик алынмыйм. Артистлар белән сирәк хезмәттәшлек итәм. Күбрәк Айрат Сафин белән эшлим, үземә, икебезгә дуэтлар яздырам. Артистларга «вакыт юк» дим, дөресе шулай. Аранжировка 70 мең сум, кемгәдер 50 меңгә эшлим. Бу – аның нинди дәрәҗәдә катлаулы булуына бәйле.
Мин музыкада сыйфат яратам. Миңа Казандагы өчпомак ошый – камыры, эчлеге яхшы булсын, матур да булсын. Мин – перфекционист.
– Аранжировканы өчпочмак белән чагыштыруың ошады.
– Шаурма белән өчпочмак арасындагы аерманы сизәсең бит?
– Шаурма «тяп-ляп», ә өчпочмакны матур итеп бөгеп утырасы бар.
– Минем студиядә дә алдынгы технологияләр. Миндә – микрофоннар паркы. Һәр артистка төрле җырга төрле микрофон кирәк. Бер артистка берничә микрофон кирәк. Салмак җырлар өчен аерым...Һәр микрофон кәефне тапшыра. Ул бик мөһим. Дөресен кулланмасаң, җырчының тавышы башка төрле языла, «ачылып» бетми. Әле аның тавышын да бозарга мөмкин.