– Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр! Безнең самолет Казан аэропортына уңышлы төшеп утырды. Зинһар, самолет тулысынча туктамыйча, урыннарыгыздан кузгалмагыз. Казанда һава температурасы +11 градус…
Ягымлы хатын-кыз тавышы тагын нәрсәдер сөйли иде, ләкин Динә инде ишетми. Ул тәрәзәдән карап торды, яңакларыннан күз яшьләре ага иде.
– Аллаһка шөкер, рәхмәт, – дип эчтән кабатлады ул. Динә инде өметен югалткан иде, һәм хәтта хәзер дә ышанып җитмәде: ул, ниһаять, Россиядә. Өйдә. Ул, ниһаять, өенә кайтты. Төш түгелме бу...
Динәнең багажы юк иде, шуңа ул, паспорт контролен узгач, аэропорттан чыгу урынына юнәлде, тирә-юньгә күз йөгертеп алды. Саимә апаны ул соңгы тапкыр 10 ел элек күрде һәм аны танып булырмы икәнен белми иде. Ә Саимә апа, мөгаен, аны бу ямьсез кыяфәттә һәм шулкадәр үзгәргән килеш танымаячак, дип уйлады Динә.
Бу киемнән тизрәк котылырга, аны яндырырга кирәк… Әйтерсең аны юк итсәң, 9 ел буе чит һәм ерак илдәге тәмуг хатирәләре дә юкка чыгар...
Саимә апа аэропорттан чыгып килә торган бөтен хатын-кызларны игътибар белән карап торды. Кинәт ул таныш хатын-кызны күреп алды.
– Динә-ә-ә, – дип пышылдады ул, кулы белән авызын каплады, күзләреннән яшьләр тәгәрәде.
Динә адымнарын тизләтте. 10 ел узса да, ул да Саимә апаны таныды.
Саимә апа, кулларын ике якка җәеп, иң якын дустының кызына каршы йөгерде. Динәне кочаклады, ә Динә башын аның җилкәсенә куеп елап җибәрде.
– Бар да артта калды, бар да артта. Син өйдә, – дип пышылдады Саимә апа, Динәнең чәчләреннән сыйпап.
Алар шулай бераз тордылар, аннан Саимә апа сумкасыннан кулъяулык алып, Динәгә сузды.
– Хәзер Илнарга шалтыратып, якынрак килергә кушам, – диде Саимә апа, сумкасыннан телефон эзләп.
Салкынча җил Динәнең йөзенә тиде, ул бер мизгелгә күзләрен йомды. Ул бу салкынны, яңгырны, хәтта карны һәм җилне сагынган иде – хәзер аның гәүдәсен калтырата торган җилне.
– Сиңа куртка алып килергә кирәк булган икән, башыма да килмәде, – диде Саимә апа, 9 ел элек вафат булган дустының кызына карап.
– Зыяны юк, – дип җавап бирде Динә, елмаеп.
– Хәзер Илнар килеп җитә. Кил әле. Улымны хәтерлисеңме? – дип, Саимә апа Динәне кулыннан тотып, машиналар янына алып китте.
– Әлбәттә, хәтерлим, – дип җавап бирде Динә.
– Мин синең өчен инде бүлмә әзерләдем. Бүген ял итәрсең, ә иртәгә әкренләп эшләр белән шөгыльләнербез.
– Мин үз фатирыма кайчан күченә алам? – дип сорады Динә.
– Анда зур бүлмәдә яшәүчеләр 8 көннән китә. Яңа квартирантларга хәбәр иттем:, алардан мин баш тарттым.
– Икенче бүлмәдән кайчан китәләр?
– Анда ир-ат 2 ай элек кергән иде. Ул 3 елга арендага алырга планлаштырган. Мин аңа әлегә берни әйтмәдем, бәлки, ул сиңа комачауламас, акча да артык түгел бит. Динә, анда инде ремонт кирәк. Озак еллар арендага бирелде, үзең аңлыйсың...
– Ярар, соңыннан хәл итәрмен, – дип җавап бирде Динә.
– Менә Илнар да килде.
Алар янына кара «Ниссан» килеп туктады. Саимә апа арткы ишекне ачты, Динәне алга уздырды, аннан үзе утырды.
– Исәнме, – диде Саимә апаның улы Илнар.
Динәнең балачакта бергә уйнап үскән Илнары инде гайрәтле ир-ат булган. Һәм хәзер ул кабат аңа ярдәм итәргә әзер.
Яшьлек юләрлеге белән чит ил егетен артыграк күреп, туган якларын ташлап киткән Динә кабат өенә кайтты...