Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диана Табеева: «Мин Татарстанга барып кайтканнан соң, дәү әтием һәрнәрсәне сораша иде»

«Алар икесе дә гел матур күренә, бик матур киенә иделәр. Ләкин гомерләре ахырына кадәр шәһәр читендә виллалары булмады, бу – факт», – дип сөйли ТАССРның легендар җитәкчесе Фикрәт Табеев оныкларының берсе Диана Табеева. Әфганстандагы тормышыннан алып, «татар мәсьәләсе»нә мөнәсәбәтенә кадәр ул «Татар-информ»га биргән интервьюсында сөйләде.

news_top_970_100
Диана Табеева: «Мин Татарстанга барып кайтканнан соң, дәү әтием һәрнәрсәне сораша иде»
Фото: Диана Табеева тарафыннан тәкъдим ителде

«Ирем икенче улыбызга Табеев фамилиясен бирде»

Диана Эльмировна, сезнең турында интернетта мәгълүмат табу җиңел түгел. Сез хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Мин инде 7-8 ел эшләмим, балаларны тәрбиялим. Ә элек Швейцария банкында эшләдем. Ул вакытта да мәгълүмат аз иде, чөнки ул– банк сере иде (көлә).

Ә сезнең ничә балагыз бар, алар ничә яшьтә?

– 4, барысы да малайлар. Олысына 22 яшь, кечесенә 3 яшь.

Тормыш иптәшегез турында да сөйләп китсәгез иде?

– Аның исеме Максим, ул рус милләтеннән. Максим Фикрәт Әхмәтҗановичны бик яхшы таныган, аның белән якын һәм озак аралашкан. Ул, мөгаен, гаилә әгъзалары арасыннан бу аралашулардан иң күп файда алучы булгандыр. Максим хәтта безнең икенче улыбызга дәү әтисе фамилиясен бирде, ул безнең бердәнбер Табеевыбыз. Бу – бүләк кебек, чөнки Фикрәт Әхмәтҗановичның 2 улы һәм 3 кыз оныгы бар, фамилиясен дәвам итүче юк иде. Хәзер ул бар, аның исеме Эльмир Табеев, ул – минем әтиемнең – Фикрәт Әхмәтҗановичның олы улының адашы. Өстәвенә, ул дәү әтисе белән бер көндә – 4 мартта туды.

Быел Эльмир Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетына укырга керде, икътисадны өйрәнәчәк, аңа бу бик ошый. Шуңа күрә алар дәү әтисе белән охшаш (партия эшенә күчкәнче, Фикрәт Табеев КДУда политэкономия укыткан. – ТИ).

Фикрәт Табеевның оныклары. Сулда Камилә, уртада Диана, уңда Гүзәл

Фото: © Диана Табеева тарафыннан тәкъдим ителде

Олы улыгыз нәрсә эшли?

– Никита быел Мәскәү архитектура институтын тәмамлый. Магистратурага җыена. Ул – иҗат кешесе, үзе өчен шундый катлаулы һөнәр сайлады.

Сезне булачак тормыш иптәшегез белән Фикрәт Әхмәтҗанович таныштырдымы?

– Юк, үзебез таныштык. Бу – мәхәббәткә корылган никах иде. Фикрәт Әхмәтҗанович минем янымда булды. Ул Максимны кабул итте, ул шунда ук аңа бик ошады, һәм алар гел якын булдылар.

«Мин сугыш барганын аңлый идем, яраланган солдатларыбызны күрдем»

Әйдәгез, Фикрәт Әхмәтҗановичка күчик. Башта сез аны дәү әти буларак, ә аңлы яшьтә инде кеше буларак таныдыгыз. Әйдәгез, тәртип буенча барыйк – ул нинди дәү әти иде?

– Дәү әти буларак, ул барыбызны да нык кайгыртучан кеше булып истә калган. Ул һәрвакыт безгә җылы, уңайлы булсын дип борчыла иде. Без күп сөйләшә идек, ул һәрвакыт тәҗрибәсе белән уртаклаша иде, ниндидер ситуацияләрдә нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйли иде. Әхлак турында кайгырта иде, бу мәсьәлә аны борчый иде.

Гомумән, ул – бик күңелле, чын дәү әти иде. Мин аның артык мәшгульлеген дә хәтерлим дип әйтә алмыйм, хәзер аңлавымча, ул, әлбәттә, булган. Әфганстанда, мәсәлән, ул минем өчен һәрвакыт вакыт таба иде. Кич белән минем белән утырырга, китап укырга ярата иде, хәтта бильярдка да алып бара иде.

Гомумән, мин һәрвакыт аның янында булуымны сизә идем. Минем бөтен балалар китапханәм сакланып калды, мин балаларга китаплар сатып алмыйм, улларыма үзем укыганны укыдым. Һәм менә теләсә кайсы китапның беренче битен ачасың, ә анда бүләк язуы: «Зоопаркка баруыбыз истәлегенә», яки «Кабулга юл тотканда самолетның Ташкентта туктап торган вакытында», яки «Без синең хайваннарны яратуыңны күрәбез, һәрвакыт шундый игелекле бул. Синең «мамуся»ң һәм дәү әтиең» («мамуся» – Динә Мөхәммәт кызы Табеева. – ТИ).

Ә Табеевны Әфганстанга илче итеп билгеләгәндә, сезгә ничә яшь иде?

– 3-4 яшь. Ләкин ул анда шактый озак, 7 елга якын калды, шуңа күрә мин бу сәфәрләрне бик яхшы хәтерлим. Ә без ел саен йөрдек, күпмедер вакыт мин хәтта илчелек каршындагы мәктәпкә йөрдем. Өйне дә, көнкүрешне дә, вакытны ничек үткәргәнебезне дә бик яхшы хәтерлим. Фикрәт Әхмәтҗановичның кабинетын да, ул анда ябылып, проблемалы мизгелләр булганда телефоннан кычкырып сөйләшә иде. Аның Динә Мөхәммәдовна белән рәсми кабул итүләргә җыенуларын карарга бик ярата идем. Минем өчен бу – ниндидер тамаша иде. Дәү әтием – илче кителен, дәү әнием идәнгә кадәр төшкән озын күлмәк кия иде. Алар икесе дә озын, бергә бик яхшы күренәләр иде. Мин тавышсыз гына күзәтә һәм соклана идем.

Ә бу илче кителе миндә, мин аны саклыйм.

«Әфганстандагы совет илчесе ул вакытта «йөри торган мишень» кебек кабул ителгән» дип укыганым бар. Сездә курку хисе булмадымы?

– Беләсезме, юк. Балалар бит барысын да өлкәннәр аша кабул итә, син үзең ниндидер тышкы мәгълүмат агымыннан мәхрүм. «Мамуся» белән бик тыныч иде. Юк, миңа, әлбәттә, сөйли иделәр, һәм мин сугыш барганын аңлый идем, хәтта яраланган солдатларыбызны да күрдем. Без тыныч булмаган шәһәргә дә бара идек. Ләкин, беләсезме, ниндидер парадигмада яшәргә күнегәсең – монда шулай һәм бетте.

Мин анда була торган җир тетрәүләрдән курка идем. Алар бик көчле булмый иде, ләкин шулай да. Диварлар да ярыла, рәсемнәр дә төшә иде. Җир тетрәү башлангач, куркыныч иде.

«Менә син аэропорттан Казанга барасың. Кырлар чәчелгәнме? Бодай үсәме?»

Хәзер Фикрәт Әхмәтҗановичның нинди кеше булуы турында сөйләгез. Эштә ул нинди кеше иде?

– Ничек дөрес әйтергә... Бик ачык һәм аңлаешлы. Ул барысын да төгәл, логик һәм аңлаешлы итеп үти, икеләнергә сәбәп калмый иде. Һәрбер мәсьәләдә аның үз фикере, үз карашы бар иде. Шул ук вакытта ул дипломат кеше иде, бу да кирәк иде.

Ул тирә-юньдә барган нәрсәләр белән ахырга кадәр кызыксына иде. Ул, яше сәбәпле, бик үк аңлап бетермәгән өлкәләрне, мисал өчен яңа технологияләрне минем иремнән сораша иде. Ягъни аңа, өстән-өстән генә булса да, асылны аңлау, ни өчен шулай булганын белү, моның нәрсәгә китерергә мөмкин булуын, моның башка тармакларга ничек тәэсир итәчәген аңлау мөһим иде.

Шул ук вакытта, Әфганстанда һәм аннан соң Мәскәүдә озак вакыт яшәсә дә, союз дәрәҗәсендәге барлык бу вазифаларына карамастан, ул җаны белән барыбер Казанда иде. Татарстанда, бигрәк тә сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында булган хәлләр белән кызыксынып торды. Мин даими рәвештә эш буенча Казанга йөри башлагач, ул һәрвакыт мине үзе янына керергә чакыра иде. Ул миннән: «Менә син аэропорттан шәһәргә бардың. Әйт әле: кырлар чәчелгәнме? Бодай үсәме?»– дип сорый иде. Бу аны чыннан да кызыксындыра иде.

Яки, мәсәлән, Мин Түбән Камага «Евро-5» стандартлы дизель ягулыгы җитештерү ачылышына барган идем. Кайткач, ул миннән тагын сораша: «Йә, ничек анда? Цехлар ничек эшли?» Һәм аннан соң конкрет сораулар. Ә мин нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсен бик аңлап бетермим, минем профилем башка. Мин Түбән Камада һәм Чаллыда бу гигант производстволарны ничек исәпләп, проектлап, төзеп була икәнен күз алдына да китерә алмыйм. Мин моны башыма сыйдыра алмыйм.

Швейцария банкындагы эшем турында да, әлбәттә, сораша иде. Аңа барысы да кызык иде. Бездә Россиядә әле булмаган күп кенә яңалыклар кертелде, һәм ул һәрвакыт кызыксына иде: «Ничек шулай эшлиләр, ничек оештырылган, ни өчен бездә алай эшли алмыйлар?» Әлбәттә, өстенлекне һәрвакыт Татарстанга бирә иде.

Гомумән алганда, ул структуралы акылга ия иде. Бу, әлбәттә, зур күләмдә эшләр башкарганда ярдәм итә, барысын да булдырырга, бернәрсәне дә онытмаска мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта мондый вазифаларда күп эшләрне башкаларга тапшырырга туры килә. Барысы да аның кешеләрне аңлап, кадрларны дөрес сайлый белүе турында әйтә. Кадрлары турында әйтә алмыйм, белмим, әмма, Максимны беренче тапкыр дәү әни һәм дәү әтием янына алып килгәч, ул: «Яхшы егет, миңа ошый», – дип әйтте. Аны дөрес сайлавыма бернинди дә шиге юк иде. Ул вакытта без әле бернинди планнар да төземәгән, очраша гына башлаган идек.

«Ул үзе белән күп нәрсәне алып китте. Башкача була да алмый иде»

Сез аның карашлары турында әйттегез. Ниндидер идеологик карашларны күздә тоттыгызмы?

– Юк, мин аның ниндидер мәгънәдә аскет булуын күздә тоттым. Аның үзенә шәхсән бернәрсә дә кирәк түгел иде. Билгеле, костюм, галстук, төшке аш һәм кичке аш кирәк иде, ләкин ул артык әйберләр теләмәде. Һәм безгә һәрвакыт бу турыда әйтеп килде. Берәр кеше турында ниндидер яңалык ишетсә, «Ике урындыкта ничек утырып була, аңламыйм, ни өчен?» – ди иде.

Ягъни аның, минемчә, тормышка бик дөрес, рациональ мөнәсәбәте бар иде. Аның яраткан хатыны, балалары, оныклары, яраткан эше, Арбатта фатиры бар иде. Һәм аңа бүтән бернәрсә дә кирәк түгел иде. Ул аңлы рәвештә булганына канәгать булып, бәхетле кеше булып яшәде.

Хатирәләргә бирелергә ярата идеме? Сезнең яныгызда Өлкә Комитетының беренче секретаре итеп билгеләнгән вакытларын искә төшергәне булдымы?

– Ул хатирәләргә, еш дип әйтмәсәм дә, бик тирән бирелә иде. Төрле чорларны, ниндидер карарлар кабул иткәндәге конкрет сөйләшүләрне, шул исәптән «КамАЗ»ны төзү һәм башкалар турында искә төшерә иде.

Ә менә беренче секретарь итеп билгеләнүе минем хәтеремдә калмаган. Мин аның Әфганстанга билгеләнүен күбрәк хәтерлим. Мин моны бик яхшы хәтерлим, чөнки аңа Казаннан китәргә кирәк иде, һәм ул моны бик авыр кабул итте. Чөнки син бит билгеле бер тормыштан бөтенләй башка, яңа, билгесез, тынычсыз шартларга күчәргә тиешсең. Һәм моның ничек тәмамланачагын алдан белмисең.

Ә Татарстанда барысы да азмы-күпме аңлашыла, шул ук вакытта чишәргә мөмкин булган мәсьәләләр бар иде. Һәм ул искә төшергәнчә, аңа күченү белән бәйле ниндидер вазифа тәкъдим ителгәндә, ул баш тарткан, чөнки «КамАЗ»ны төзергә һәм моны үзе контрольдә тотарга вәгъдә итүен әйткән. Ягъни җитештерү башланганчы китә алмавын әйткән. Һәм аның бу аңлатмасын кабул иткәннәр.

Бу, күрәсең, Брежнев аңа Үзәк Комитет секретаре вазифасын тәкъдим иткәндә булган, укуымча, бу аны тикшерү булган, чөнки Үзәк Комитетка аны Брежневка тугры булмаган төркем чакырган. Табеев дөрес җавап биргән, һәм генераль секретарь моны бәяләгән.

– Әйе, күрәсең, ул бу вакыйганы сөйләгәндер. Ә икенче тапкыр аңа Әфганстандагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илче вазифасы тәкъдим ителгәндә, бу инде Брежнев тарафыннан хупланган була, һәм ул ризалаша. Моны тормыш иптәшенә аңлату гына авыр була. Һәм аны бик яхшы белгәнгә күрә, ул: «Беләсеңме, миңа хөрмәт күрсәтеп (минемчә, ул үзе дә моны шулай кабул иткәндер), мондый катлаулы мизгелдә мине Әфганстанга җибәрәләр», – дигән.

Һәм, чынлап та, моны ничек тәкъдим иткән булсалар, ул шулай кабул итә: «Бу – зур хөрмәт, һәм без анда файдалы булачакбыз», – ди.

Әмма шул ук вакытта, мөгаен, анда сугыш көтелүе турында әйтмәгәндер? Моны белмәве мөмкин түгел.

– Мин моны әйтә алмыйм. Аның моны шунда ук кабул итүен генә беләм.

Әлбәттә, ул күп нәрсәне, кызганыч, үзе белән алып китте, башкача була да алмый иде. Аңлыйм, бик күп катлаулы, популяр булмаган карарлар булган, мондый дәрәҗәдәге вазифа аларсыз була алмый. Әлбәттә, дәү әнием дә белгән һәм сөйләмәгән мәгълүматлар да булгандыр. Ләкин хәзер ул да юк, без бу хакта белмәячәкбез (Динә Мөхәммәт кызы быел март аенда вафат булды. – ТИ).

«КамАЗ» модельләрен сатып алдык, фатир буйлап тезеп куйдык, искә төшереп йөрибез»

Мин күптән түгел Казанның танылган туган якны өйрәнү белгеченнән интервью алдым, ул Табеев, өлкә комитетының беренче секретаре буларак, аена 700 сум акча алып эшләвен әйтте. Ә сездә нинди мәгълүмат бар?

– Ә ул нинди тон белән әйтелде? Бу – күпме, әллә азмы?

– Аңлавымча, аз.

– Хәзер, әлбәттә, бу саннарда ориентлашу авыррак. Шуны кабатлап әйтәм, аның зур акчаларга мохтаҗлыгы юк иде. Ләкин аның гаиләсе бар иде, һәм минемчә, гаиләдә артык муллык булмаса да, акчага мохтаҗлык юк иде. Мин аларның фотоларына карыйм да аларның һәрвакыт матур булуларын, матур киенгәннәрен күрәм. Әмма аларның беркайчан да шәһәр читендә виллалары һәм башка шуның ише әйберләре булмады, бу – факт. Һәм бу кирәк тә түгел иде, алар үзәктә яшәргә, Мәскәүдәге яраткан урыннарында йөрергә бик яраталар иде.

Шуңа күрә бу – дөрес булырга мөмкин, дип уйлыйм.

Табеевлар иң өлкән оныклары Никита белән ял итә

Фото: © Диана Табеева тарафыннан тәкъдим ителде

Ә сезнең өйгә Гомәр Усманов яки Минтимер Шәймиев килә идеме?

– Белмим, әти-әнием беркайчан да дәү әти-дәү әни белән яшәмәде. Икенчедән, без дәү әтинең юбилейларында вакыт-вакыт очраша идек. Минтимер Шәймиев тә, Рөстәм Миңнеханов та һәрвакыт килә иделәр.

Гомумән алганда, гаҗәп: Татарстанда нәрсә генә булмасын, эре компанияләр – «Татнефть», «Түбән Кама нефтехим», «ТАИФ» һәм башкаларның җитәкчеләре ничек кенә үзгәрмәсен, барысы да гаиләбезгә бик игътибарлы булды. Фикрәт Әхмәтҗанович исән булганда, барысы да аның янына килә, игътибар билгесе күрсәтә, һәрвакыт шалтырата иделәр. Хәтта ул үлгәч тә, беркем дә юкка чыкмады.

Күптән түгел генә булган хәл. Улларыбызның берсенең туган көне иде, һәм без аңа Чаллыны күрсәтергә, шул исәптән Табеев исемендәге яр буен карарга булдык, анда әле булганыбыз юк иде. Без, шалтыратып, карарга теләвебезне әйттек, һәм безне бик җылы кабул иттеләр. Барысын да күрсәттеләр, сөйләделәр, Чаллы, Алабуга буенча экскурсовод бирделәр.

Шунысы кызык, барысы да Фикрәт Әхмәтҗановичны хәтерли, беләсезме, аны искә алганда күзләре яшьләнә.

Диана Табееваның гаиләсе «КамАЗ» автозаводы буенча экскурсиядә

Фото: © Диана Табеева тарафыннан тәкъдим ителде

Сез балаларыгызның яңа «КамАЗ»лар янында төшкән фотоларын җибәрдегез. Димәк, сез дә автозаводта булдыгыз?

– Әйе, экскурсияне безгә баш технолог үткәрде. Барыбызга да завод та, «КамАЗ-мастер» да бик ошады. Үзебезгә КамАЗ модельләрен сатып алдык, фатирда тезеп куйдык, хәзер искә төшерәбез (көлә). Анда үз эшләрен шундый яратып башкаралар, бу – искиткеч! Бездә шундый кешеләр яшәвен күргәч, хәтта барыбыз өчен дә ниндидер тынычлык хисе барлыкка килә.

Мин боларның барысын да дәү әтием төзегән дип әйтмим. Юк, ул – бу эштә катнашкан күп кешеләрнең берсе. Татарстанда сәнәгать, авыл хуҗалыгы үсеш алган, шәһәрләр төзелгән, болар барысы да үсә бара. Кыскасы, Татарстан ышанычлы кулларда, аның өчен тыныч. Миндә менә шундый сәяхәт тәэсирләре калды.

Динә Мөхәммәт кызы ике улы – Эльмир һәм Искәндәр белән

Фото: © Диана Табеева тарафыннан тәкъдим ителде

«Әти-әнием татар телендә сөйләшә, ә мин аңлыйм гына»

Табеевка мәктәпләрдә татар телендә укытуга тиешле игътибар бирмәве турындагы дәгъвалар хакында сорау. Ул «татар мәсьәләсе»нә ничек караган? Мәсәлән, өйдә бу турыда сөйләшүләр була идеме? Өйдә татар телендә сөйләшә иделәрме?

– Юк, бу турыдагы сөйләшүләрне хәтерләмим. Өйдә алар русча сөйләшә, әмма икесе дә татар телен бик яхшы белә иде, туганнары һәм танышлары белән татарча аралаша иде. Дәү әни күбрәк сөйләшә иде, ул мөселман бәйрәмнәрен дә билгеләп үтә иде. Дәү әтием дә татар телендә бик яхшы сөйләшә иде.

Без үскәндә, ул беркайчан да татар телен өйрәнүне таләп итмәде. Татар телен белү яхшы, әмма моның өчен махсус нәрсәдер эшләү юк, андый нәрсә булмады. Без дә моңа омтылмадык. Шуңа күрә әти-әнием татар телен белә, сөйләшә ала, ә мин аңлыйм гына, сөйләшә алмыйм.

Димәк, ул бу мәсьәләдә гади совет кешесе иде.

– Әйе, «совет кешесе» – дөрес характеристика.

4 елдан соң Табеевның тууына 100 ел булачак. Татарстанда, Мәскәүдә, туган ягы Азеевода билгеләп үтү идеяләре бармы?

– Гаиләбездә без, әлбәттә, үз көчебез белән ниндидер киңәйтелгән бәйрәм ясаячакбыз. Күптән түгел Мәскәү дусларымнан истәлекле концерт үткәрү тәкъдиме булды, әмма моны әлегә планлаштырырга иртәрәк. Әйе, Татарстанда да нәрсәләрдер эшләргә теләр идек.

Фото: © Диана Табеева тарафыннан тәкъдим ителде

Сез Казанда яшәдегезме?

– Кечкенә чакта бераз гына.

Хәзер сезгә монда килү ошыймы?

– Бик ошый! Казанда булган вакыйгалар гаҗәеп, ул хәзер шундый матур. Ирем, арабызда бердәнбер татар булмаган кеше булса да, Казанны бик ярата. Ул хәтта берникадәр вакыт, шактый озак вакыт, анда офис һәм сәүдә күчемсез милекләре белән бәйле бизнес белән шөгыльләнергә тырышты. Казанга еш бара иде, анда татар дуслары тапты, алар хәзер бездә еш була.

Мин банкта эшләгәндә, хезмәттәшләремә, Швейцария банкирларына, «Бәхетле» татар бәлешләрен сатып алырга ярата идем. Шуңа күрә алар барысы да хәзер өчпочмак һәм гөбәдиянең нәрсә икәнен беләләр (көлә). Цюрихка, Парадеплац офисына киләсең, һәм анда барысы да «Казанга кайчан барабыз һәм татар бәлешләре ашыйбыз» дип сөйләшәләр.

Татарстанга ял көннәренә генә булса да килеп китү – бик яхшы. Карап йөрисең, милли аш-суларны ашыйсың, шәһәрдән читкә, Идел яки Зөягә барасың. Минемчә, мәскәүлеләргә, ял көннәрен кызыклы итеп үткәрү өчен, 2 шундый урын бар – бу Питер һәм Казан.

«Татар-информ»нан тәрҗемә ителде. Авторы: Рөстәм Шакиров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100