news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Диана Таҗетдинова Элвин Грейдан көнләшә

Шулай да яшь җырчы Радик Юлъякшинга да, үзенә дә уңышлар тели.

news_top
Диана Таҗетдинова Элвин Грейдан көнләшә

Диана Таҗетдинова Элвин Грейдан көнләшүе хакында үзенең инстаграм аккаунтында әйткән.

Яшь җырчы бу хәбәрне соңгы көннәрдә популярлык казана башлаган “Мактау тактасы”на элгән.

Элвин Грей белән төшкән сүрәте астында “Улы янында фотога төшкән әнине хәтерләтәсез”, дигән сүзгә Диана: “Карагыз әле, бөтенесе дә Элвин Грейны яшь күренә ди. Мин аңардан көнләшәм генә. Үземнең яшемдә бик каты аның кебек яшь буласы килә иде. Ул бик озак картаердыр. Шулай булгач, аңа уңышлар! Миңа да уңышлар”, - дип әйтә. 

"Бу краска белән бер очына чыгарсыз әле, пеләш калырсыз”, дип гаеләүгә дә Таҗетдинова җавабын тапкан.

“Без 21 гасырда яшибез. Кесәңдә 15-20 мең акчаң булса, чәчне үстерәсең дә, буйыйсың да. Барысы да яхшы була. Пеләш калсаң, тагын 20 мең түлисең дә, тагын үстерәсең чәчеңне. “Наращивание волос” дигән әйбер бар безнең заманда”, - ди.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар