news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Диана Шурыгинаны көчләүче төрмәдән чыкты

Ульяновскида 16 яшьлек Диана Шурыгинаны көчләп, төрмәгә утырган егет иреккә чыкты.

news_top
Диана Шурыгинаны көчләүче төрмәдән чыкты
Диана 21 яшьлек Сергейны көчләүдә гаепләп, бик күп матбугат чараларында чыгыш ясады. Вакыйга бөтен ил буйлап зур шау-шу куптарган иде. Берәүләр Диананың үзен гаепләсә, башкалары кызны кызганды.

Тикшерүчеләр дә гаебен раслагач, Сергей Семеновны 8 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Соңыннан бу вакытны 3 ел да 3 айга кадәр кыскарттылар.

Кичә исә Сергейның туганы социаль челтәрдә егетне вакытыннан алда шартлыча ирегеннән мәхрүм итүне булдыруга ирешүләре турында хәбәр итте.

Бүген төрмәдән чыккан Сергей РЕН ТВ журналистлары белән әңгәмәсе вакытында болай диде:

"Иң алдан әйләнә-тирәдәге кешеләргә күз салырга һәм үз башың белән эшләргә кирәк".


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар