Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диана Сәфәрованың елы көнне аның үлемендә гаепләнүче «бәйрәм» ясаган

news_top_970_100
Диана Сәфәрованың елы көнне аның үлемендә гаепләнүче «бәйрәм» ясаган
социаль челтәрләр

Әле 2 көн элек кенә Диананың үлемендә гаепләнүче Латыйповка карата хөкем карары чыгарылуы турында язган идек. Аны Башкортстан Югары суды 7 елга колония-поселениегә җибәрү турында карар кабул итте.

Диананың туганы Әнвәр Нургалиев, Латыйпов бүген яки иртәгә колониягә җибәреләчәк, дип сөйләгән иде. Ләкин Латыйпов әле дә иректә. Кичә, Диананың вафатына 1 ел тулган көнне, Латыйпов нәрсәдер бәйрәм итеп йөргән. Алар дуслары белән табигатьтә җыелганнар, шашлык пешергәннәр. Бу хакта сторисларында Әнвәр Нургалиев яза.

«Минем туганым үтерелгән көнне бәйрәм итәләр. Сөякләр өстендәге бәйрәм», – дип яза ул, Латыйпов һәм дусларының табын корган фотоларын Диананың каберенә балалары чәчәкләр салган видео белән янәшә куеп. (Сүз уңаеннан, авылга кайтышлый әниләре каберенә лилия һәм роза чәчәкләре салу – Диананың улы Салманның тәкъдиме булган).

Җырчыга бер подписчигы Латыйповны Чишмәдә, бәйрәм парадында күрүен дә җиткергән. «Машинасы янында кара күзлектән басып тора иде», – дип язган ул аның турында.

Әнвәр Нургалиевны тагын бер факт аптырашка салган. Судтан соң Латыйпов белән сэлфи ясап, шуны интернетка куючылар да булган икән. Шундый фотоларның берсен табып, җырчы: «Латыйпов хәзер йолдыз! Аның белән судтан соң фотоларга төшәләр. Ә ул колониягә юл тотарга тиеш иде. Ни бу, аңлатыгыз әле миңа?» – дип яза.

Диананың әти-әнисе һәм башка туганнары мәрхүмәнең елын, гадәттәгечә, авылда, әти-әни йортында җыелышып уздырганнар.

«Кичә Дианабызның вафатына 1 ел булды. Бик авыр, балаларга бигрәк тә. Урыннарың җәннәттә булсын, туганым.

Узган елның 8 мае Диананы белгән меңләгән кеше өчен кайгы көненә әверелде. Диананың үлемендә гаепле Латыйпов һәм аның адвокаты Диананың якты истәлеген ничек кенә пычратырга тырышсалар да, ул үзеннән соң бары тик яхшы хатирәләр генә калдырды. Диана – иң яхшы туган, әти-әниләренә иң яхшы кыз, балаларына әйбәт әни иде. Аның барлык яхшылыклары күңелләребездә мәңге сакланыр.

Ул үзенең балаларын да дөрес итеп тәрбияләргә өлгергән. Балалар үсә, Аллаһка шөкер, без дә аларга һәрвакыт терәк һәм ярдәмче булырбыз», – дип яза бу хакта Әнвәр Нургалиев. Ул, шулай ук, балаларның әбиләре Рәйсә апага ярдәм итеп торучы Диананың иптәш кызлары һәм подписчикларына да зур рәхмәтен белдергән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 май 2024
    Исемсез
    Әнвәргә туктарга вакыт. Суд карары булган. Артыгракка киткәч ышаныч та какшый башлый. Ел буе пиәр ясыйсы түгел. Һәр ңәрсәне кую, күрсәтү матур түгел. Үлгәннәр бик кызганыч, тынычлап ятсыннар. Калганнарга сабырлык телик. Сабыйлар тәүфыйклы булып үссен.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100