Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диана Гурцкаяның күзлек кимичә төшкән фотосын беренче тапкыр халыкка күрсәттеләр

Җырчының энесе Роберт апасының яңа фотосын куйган.

news_top_970_100
Диана Гурцкаяның  күзлек кимичә төшкән фотосын беренче тапкыр халыкка күрсәттеләр
https://www.instagram.com/robertgurtskaya/

Җырчы Диана Гурцкая күрмәү сәбәпле, халык алдына гел кара күзлек киеп чыга. Җырчының энесе Роберт апасының күзлек кимичә төшкән фотосын куйган. Анда җырчының йөзе көнчыгыш стилендәге бизәнү әйбере белән капланган.

Җырчының иҗатын яратучылар аның бу адымын уңай кабул иткән. Аның гүзәллегенә соклануларын белдергәннәр, сәламәтлек теләгәннәр.

Әлбәттә, төртмәле комментарийлар язучылар, усал телле «диван экспертлары» да үз фикерләрен язган.

«Аның күзләре күрүен әйтсәгез дә була инде. Бары тик күзләре генә матур түгел, шуңа күзлек кия. Барысы да аңлашылыр иде», - дип язган инстачыга җырчының энесе: «Сез акыллы, барысын да беләсез. Ул 20 процент кына күрә алсын өчен дә мин барысын да бирер идем», - дип җавап биргән.

«Бәлки Дианадыр, әмма Гурцкая түгел», «Фотода ул түгел», «Бездән аермалы буларак, аның акчасы бар», «Бу фотода Юлия Началова түгелме соң? Әллә аларның икесенә дә пластик операцияне бер үк хирург ясаганмы?» - кебек комментарийлар да бар.

«Әгәр бер нәрсә күрмисең икән, ничек соңгы мода буенча киенергә мөмкин? Сафсата!» - дип язучыга инстачылар стилистлар булуы турында әйткәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100