news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Диабеттан һәм йөрәк өянәгеннән саклый» – Ак майны көненә күпме ашарга кирәк?

news_top
«Диабеттан һәм йөрәк өянәгеннән саклый» – Ак майны көненә күпме ашарга кирәк?
Фото: Ясалма интеллект

Кайбер авырулары булган һәм диетада утырган кешеләргә ак май ашау бик үк файдалы түгел, дигән фикер бар. Галимнәр бу мифны кире каккан һәм ак майның шикәр диабеты белән йөрәк өянәген кисәтергә ярдәм итә ала торган файдалы дозасын атаган. Бу хакта «Аргументы и факты» яза.

Белгечләр ачыкланганча, көненә кимендә 5 грамм (бер чәй кашыгы) ак май ашау диабет барлыкка килү куркынычын өчтән бер өлешкә диярлек киметергә ярдәм итә ала. Моннан тыш, бу продукт канда яхшы холестерин дәрәҗәсен арттыра һәм артерияләрне томалаучы, инфаркт һәм инсультларга китерүче зарарлы майларны киметә.

Мондый нәтиҗәләр белән АКШтагы Бостон университеты экспертлары уртаклашкан. Алар, шулай ук, еш кына майны алыштыручы продукт буларак кулланыла торган популяр маргариннар сәламәтлеккә, киресенчә, тискәре йогынты ясый, дип белдергән. Маргарин диабет килеп чыгу куркынычын 40 процентка, ә йөрәк белән проблемалар булу ихтималын өчтән бер өлешкә арттыра.

Сөт майларына бай туклану рационы белән йөрәк-кан тамырлары авырулары арасындагы бәйләнешне өйрәнүче тикшеренүләр беренче тапкыр 1960 елларда барлыкка килә башлаган. Ул вакытта галимнәр Көнбатыштан килгән туклану гадәтләре белән йөрәк авыруы очраклары кинәт артуның ничек бәйле булуын өйрәнгән. Табиблар, йөрәкне зарарланудан саклау өчен, хайван майларын куллануны киметергә куша. Ләкин соңрак үткәрелгән тикшеренүләр майда, киресенчә, йөрәк өчен файдалы булырга мөмкин ингредиентлар булуын ачыклаган.

Галимнәр берничә дистә ел дәвамында 30 яшьтән өлкәнрәк булган 2500 ир-ат һәм хатын-кызның сәламәтлек торышын өйрәнгән. Тикшеренү кысаларында алар нәрсә һәм күпме ашаганнарын, шулай ук диабет һәм инфаркт никадәр еш күзәтелүен язып барган.

Европа клиник туклану журналында урнаштырылган нәтиҗәләрдән күренгәнчә, көненә 5 грамм яки аннан да күбрәк май ашаган кешеләрдә майны аз ашаган яки бөтенләй ашамаган кешеләргә караганда икенче типтагы диабет килеп чыгу ихтималы 31 процентка азрак булган. Әлеге типтагы диабет гадәттә дөрес тукланмау һәм яшәү рәвеше дөрес булмау сәбәпле килеп чыга, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар