news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Диабетны кулга карап ничек белергә?

Кул тиресе «тарттырып куелган» һәм «балавыздан ясалган кебек» була.

news_top
Диабетны кулга карап ничек белергә?
https://pixabay.com

Шикәр авыруы — диабет — кулдагы тән тиресендә деффектлар китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә кулларга карап, канда шикәр микъдары артык түгелме икәнен чамалап була. Бу турыда Америка дерматологларына сылтама белән Daily Express яза.

Табиблар сүзләренчә, кулларда дерматологик билгеләр диабет алды халәтендә дә, инде авыручы кешеләрдә дә барлыкка килә. Кул тиресе «тарттырып куелган» һәм «балавыздан ясалган кебек» була. Авыру кешегә бармакларын бөгү кыенлаша.

Белгечләр диабетның инде шактый нык булган очрагында, авыру еллар буена контрольдә тотылмаса яки пациент канында шикәр микъдары югары буулуын белмәгән чакта, бармак очларында «ташлар куелган» кебек була.

«Катыланган, тыгызланган һәм шешенгән урыннар гәүдә буйлап тарала, кулларда һәм иңбашларында барлыкка килә», — ди дерматологлар.

Зарарланган тире тотып караганда әфлисун кабыгы кебек була. Канда шикәр микъдары белән проблемалар турында тиредә зур булмаган каты шешләр дә сөйли, алар бетчәгә охшаган, авыру көчәйгән саен сары, кызыл яки соры төскә керәләр, тире шешенә һәм каты була, диелә РИА Новости хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар