Диабет турында табиблар: аяксыз калмас һәм сукыраймас өчен ничек яшәргә?
Диабет (шикәр авыруы) аякларны кисү, сукыраю һәм йөрәк өянәгенә сәбәпче була ала. Моны булдырмас өчен, сәламәтлекне даими тикшертеп торырга кирәк. Эндокринолог, кардиолог, хирург һәм офтальмолог диабетны ничек булдырмаска һәм аның белән ничек яшәргә кирәклеге турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.
Диабет белән авыручылар саны арта
Бүген дөньядагы һәр унынчы кеше диабет белән авырый. Россиядә шикәр авыруы булган 6 миллионнан артык кеше исәпләнә. Тагын 22 миллион кешегә диабет алды диагнозы куелган. Бу хакта «Татар-информ»да Эвелина Киселева яза.
Шикәр диабеты белән авыручылар саны арта гына бара. Бу авыруның таралуы турында сөйләгәндә, табиблар бик еш кына «пандемия» сүзен куллана.
«Кеше диабет алды стадиясендә булганда, аңа икенче типтагы шикәр диабеты булачак, дип әйтмибез. Әгәр дә кеше дөрес туклана, табиблар ярдәмендә артык килограммнар белән бәйле проблемасын бетерә һәм тиешле физик күнегүләрне ясый икән, ул авыруны булдырмый кала ала. Өстәвенә, хәзер диабет алды диагнозыннан шикәр диабетына күчүне профилактикалау өчен кулланыла торган препаратлар бар», – дип аңлатты Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эндокринологы, КДМА эндокринология кафедрасы мөдире Гөлнара Ваһапова.
Татарстанда шикәр диабеты Россиядәге кебек үк дәрәҗәдә
«Хәзерге вакытта бездә шикәр диабеты белән авыручы 133 мең кеше яши, шуларның 124 меңе – икенче типтагы шикәр диабеты белән авыручылар. Калганнары – беренче типтагы шикәр диабеты белән авыручылар», – диде табиб.
Эндокринолог, шикәр диабеты белән авыручылар саны ел саен 7 меңгә арта, дип өстәде. Республикада бу авыру белән меңгә якын бала яши.
Диабетның кан тамырларына йогынтысы
Диабет башка органнарга тәэсире белән куркыныч, ул күп органнарга зыян сала. Шуларның иң куркынычларының берсе – кан тамырларына тискәре йогынтысы.
«Үлем статистикасында 10-12 процентны диабет алып тора. Россиядә көн саен диабет авырулы 300гә якын кешенең гомере өзелә. Алар диабетның йөрәк-кан тамырлары системасына йогынтысы аркасында үлә», – ди эндокринолог.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким, йөрәк һәм кан тамырлары проблемалары булган пациентларның дүрттән бер өлеше шикәр диабеты белән авырый, дип сөйләде.
«Безнең пациентлар һәм аларның гаилә әгъзалары диабет алды һәм диабет белән авыручыларның шикәр дәрәҗәсенә генә түгел, кан басымы һәм түбән тыгызлыктагы липопротеин холестеринына да игътибар итәргә тиеш», – ди кардиолог.
Бу өч күрсәткеч: шикәр дәрәҗәсе, кан басымы һәм түбән тыгызлыктагы липопротеин холестерины нормада булырга тиеш, һәм ул чакта проблемалар булмаячак.
«Хәтта гангрена белән дә икешәр ай табибка мөрәҗәгать итмиләр»
Шикәр авыруы «диабетлы табан синдромы» белән дә куркыныч. Бу очракта авыруның аякларында төзәлми торган җәрәхәтләр барлыкка килә. Бу синдром периферик артерияләр һәм нервларга зыян килү аркасында барлыкка килә. Диабетикларда бу проблема 4тән 15 процентка кадәр очракта була.
«Диабет, беренчедән, нервларга зыян китерә, сизгерлек бозыла. Икенчедән, кан тамырларына зыян килә, бу – кан әйләнеше бозылуга китерә. Һәм тукыманың инфекцияләргә каршы торучанлыгы кими бара», – дип сөйләде Казан федераль университетының хирургия авырулары кафедрасы профессоры Александр Максимов.
Сизгерлек бозылгач, диабет белән авыручы аягын сизми башлый, йөрүе авырлаша, аягы деформацияләнә. Нәтиҗәдә җәрәхәтләр барлыкка килә. Иң мөһиме: кеше авыртуны сизми.
Аяк әз генә тырналып китү яисә тырнакны дөрес кисмәү дә диабет авырулы кеше өчен ампутация белән тәмамланырга мөмкин. Чөнки ул аягындагы авыртуны, анда үлек барлыкка килүне сизми һәм нәтиҗәдә аяксыз кала ала.
Табиб әйтүенчә, ампутациядән соң 1 ел эчендә үлем куркынычы 2 тапкыр арта.
Уңайлы аяк киеме, аяк гигиенасы, тырнакларны бик игътибар белән кисү, кайнар ванналардан баш тарту бу проблемаларны булдырмаска ярдәм итәчәк. Хирург әйтүенчә, диабет белән авыручы аякларын кайнар суга тыгып та, аның температурасын сизмәскә мөмкин.
«Шикәр диабеты булган һәр пациент аяк-кулларындагы кан тамырларын УЗИда тикшертергә тиеш. Бу кыйммәт түгел, кирәк, динамиканы карау өчен, тикшерүне кабатлап торырга кирәк. Һәр пациент яки аның туганнары аяк тиреләрен тикшереп торырга тиеш. Һәм ниндидер җәрәхәтнең беренче билгеләре булганда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – ди табиб.
Шул ук вакытта Александр Максимов, үз пациентларын сораштырып, куркыныч факт ачыклаган: җәрәхәт барлыкка килгәннән соң табибка мөрәҗәгать иткәнче, кайвакыт ике ай ярымга кадәр вакыт уза икән. Еш кына кеше, инде берни дә эшләп булмаслык дәрәҗәгә җиткәннән соң гына, табибларга мөрәҗәгать итә.
Диабет булганда ничек сукыраймаска?
Диабетның тагын бер куркыныч нәтиҗәсе – сукыраю. Шикәр авырулы кеше диабетик ретинопатия аркасында сукыраерга мөмкин.
«Вакытында мөрәҗәгать иткән очракта, диабеттан күрү сәләтен югалту очракларының 98 процентын булдырмый калырга мөмкин. Диабет ретинопатиясе – диабет аркасында күз алмасының яктылыкка сизгер эчке тышчасының зарарлануы, һәм ул сукыраю сәбәпләре арасында бишенче урында тора», – диде Республика клиник офтальмология хастаханәсенең табиб-офтальмологы, офтальмохирург, ретинолог Ринат Закиров.
Табиб әйтүенчә, кызганыч, бу авыруның аерым билгеләре юк, ретинопатия күздәге башка авырулар кебек характерланырга мөмкин. Мәсәлән, күрү сәләте әкрен генә һәм авыртмыйча, яисә кисәк начарланырга мөмкин. Күз томанлы күрергә яисә күз алдында карап таплар барлыкка килергә мөмкин.
Ринат Закиров, шикәр диабеты булган һәр пациент күз табибына 3 айга 1 тапкырдан да кимрәк бармаска тиеш, ди.
«Без хәлне тотрыкландыра, хәтта яхшырта алабыз, ләкин болар барысы да вакыт һәм түземлелек таләп итәчәк. Күп нәрсә пациенттан тора. Дәвалауның беренче елы һәрвакыт иң катлаулысы, клиникага бик еш килергә туры киләчәк», – ди табиб.
Кыйммәтле җиһазлар сатып алачаклар һәм медицина үзәкләре төзиячәкләр
Татарстанда диабет белән авыручыларга медицина ярдәмен үзгәртеп кору башланды.
«2023 елның 1 гыйнварыннан Россиядә шикәр диабеты белән көрәш федераль программасы эшли башлады. Татарстан – әлеге программага кергән беренче 36 төбәк арасында», – дип сөйләде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эндокринологы Гөлнара Ваһапова.
Хәзерге вакытта республиканың бөтен эндокринология хезмәтен үзгәртеп кору бара. Аның төп бурычы – пациентлар фельдшер-акушерлык пунктыннан яки поликлиникадан алып югары технологияле медицина үзәгенә кадәр медицина ярдәме белән тәэмин ителергә тиеш. Диабет белән авыручыларга ярдәм итү тукталып торырга тиеш түгел.
«Безнең пациент ниндидер проблема булганда, кая барырга, дип уйлап торырга тиеш түгел. Без аны диагноз куелганнан алып җитәкләп диярлек йөртергә тиеш», – дип аңлатты эндокринолог.
Табиб әйтүенчә, Татарстанда диабет белән авыручы пациентлар өчен мәктәпләр оештырылачак районнар инде сайланган. Табибларны һәм шәфкать туташларын укытулар да башланган.
Моннан тыш, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының диабетик ретинопатияне дәвалау буенча планы бар. Гөлнара Ваһапова лазер белән ясалучы операция бүлмәләре өчен җиһазлар, шулай ук диабет белән авыручыларның сукыраюын профилактикалау өчен оптик когерент томографлар сатып алу планнары барлыгын әйтте.
Татарстан районнарында «диабетлы табан» кабинетларын ачуны дәвам итәчәкләр. Районара һәм республика эндокринология үзәкләре барлыкка киләчәк.
«Дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк»
Табиблар, авыруны булдырмый калу дәвалауга караганда күпкә җиңелрәк, дип әйтә. Ә шикәр диабеты барлыкка килүдә төп сәбәп – генетика.
«Кеше геннарга ия. Бу геннар энергияне сакларга мөмкинлек бирә. Кеше ризыкны даими рәвештә ала алмаганда, 1-2 көнгә 1 тапкыр гына ашаганда, бу геннар энергияне май рәвешендә тупларга мөмкинлек биргән. Ләкин хәзер, без көндәлек ризыкка ия булганда, бу геннар начар роль уйный башлады. Алар шикәр диабеты үсешенә нигез булып тора. Икенче типтагы диабет еш кына симерүгә һәм генетикага бәйле», – ди эндокринолог.
Әгәр дә генетика ягыннан риск булган кеше дөрес тукланмый, күп ашый, шулай ук хәрәкәтсез яшәү рәвеше алып бара икән, аңарда шикәр диабеты барлыкка киләчәк. Табиб әйтүенчә, ашау-эчүне күзәтеп, актив яшәү рәвеше алып барсаң, авыру куркынычы берничә тапкыр кими.
Сәламәтлекне вакытында тикшертеп тору да бик мөһим. Әлегә шикәр диабеты булмаганнарга профилактик тикшерү диабет алды билгесен ачыкларга, хәлне шунда ук төзәтергә һәм җитди авыруга китермәскә ярдәм итәчәк.