Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диабет чире булган кешеләргә табиб: «Күпме яшәячәгегез сезнең үзегезгә бәйле»

news_top_970_100
Диабет чире булган кешеләргә табиб: «Күпме яшәячәгегез сезнең үзегезгә бәйле»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Соңгы 10 елда Татарстанда балалар арасында I типтагы диабет белән авыручылар саны 2 тапкыр артты. Аның нинди авыру икәне, ничә яшьтә ачыклануы, нәселдән килү-килмәве һәм аны ничек дәвалау турында «Республика Татарстан»га Республика балалар клиник хастаханәсенең эндокринология бүлеге мөдире Мария Шәйдуллина сөйләде.

18 яшькә кадәрге мең ярымга якын татарстанлы бүген I типтагы диабет белән авырый.

Гадәти хәл. 8 яшьлек Лена физкультура дәресендә аңын югалта. Укытучының кызны аңына китерергә тырышуы нәтиҗә бирми, мәктәп шәфкать туташы «гипогликемик кома» дип уйлап, «ашыгыч ярдәм» чакырта. Хастаханәдә «I типтагы шикәр диабеты» диагнозы расланган. Табиблар белән сөйләшкәндә, әти-әнисе соңгы вакытта кызның үзен бик яхшы хис итмәвен, аппетиты яхшы булуга карамастан, баланың хәлсезлектән зарлануын сөйләде. Шулай ук кыз еш сусый торган булган һәм бәдрәфкә дә еш йөргән. Баланы табибка алып барырга җыенганнар, ләкин авыру үзен иртәрәк белдерә.

Исегезгә төшерәбез, шикәр диабеты – организмда инсулин гормоны җитмәү сәбәпле, глюкоза алмашуның бозылуы. I типтагы диабет вакытында, ул инсулинга бәйле дип атала, ашказаны асты бизе инсулин җитештерү сәләтен югалта, шуңа күрә гормонны тыштан кертү таләп ителә. II типтагы диабет вакытында инсулин аз барлыкка килә яки организм күзәнәкләре аңа сизгерлеген югалта. II типтагы шикәр диабеты 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә ешрак барлыкка килә, ә I типтагы диабет балачакта һәм яшүсмер вакытта ачыклана.

Әйе, бу – яшьләр авыруы. Безнең илдә I типтагы диабетның уртача яше 20 яшь тирәсе, әмма авыру бик кечкенә чакта – 1 яшькә кадәр дә булырга мөмкин. Мәсәлән, 6 айда, – ди Мария Шәйдуллина.

Әлегә зарлана алмаган 6 айлык сабыйда диабетны ничек ачыкларга мөмкин?

Әнигә игътибарлырак булырга һәм авыруның симптомнарын белергә кирәк. Мәсәлән, памперста һәм эчке киемдә крахмал кебек таплар барлыкка килү беренче симптомнар булырга мөмкин. Тагын билгеләр: бала ашарга ешрак сорый, күп имә, памперсларын ешрак алыштырырга туры килә. Бераз олырак балалар кече йомыш белән еш туалетка йөрү, унитазда ябыша торган таплар калуы, шулай ук сүлпәнлек, еш сусау һәм, аппетит яхшы булуга карамастан, кискен ябыгу – әлеге авыру симпотмнары. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1 яшькә кадәрге балалар бик сирәк ябыгалар – алар бик интенсив үсә, шуның хисабына авырлык та арта.

Авыруның сәбәбе нәрсәдә?

I типтагы диабет инсулин гормоны җитештерүче ашказаны асты бизенең бета-күзәнәкләренең үлеме белән бәйле. Аларның организмда юк ителү процессы беренче симптомнар барлыкка килгәнче үк башлана дип санала, ул вакытта күзәнәкләрнең 80-90 проценты үлгән була. Әйтик, бета-клеткаларның 40 проценты инде үлгән, 60 проценты үз бурычын үтәгән, әмма стресс вакытында алар бик тиз үлә башлый, һәм диабет күз алдында «чәчәк ата». Авыруның триггеры – стресс, аерым алганда, җенси өлгерү чоры булырга мөмкин, ул вакытта организмда чын гормональ давыл була. Бета-клеткалар вирусларны «боза», иммун системасы бозыла, дигән теория бар. Әгәр гаиләдә I типтагы шикәр диабеты белән авыручылар бар икән, беренче дәрәҗәдәге туганлык өчен авыру куркынычы арта, әмма бу куркыныч бөтен кешедә дә тормышка ашмый.

Кайберәүләр фикеренчә, әгәр әни яки әтидә I типтагы диабет булса, балада авыру нәсел буенча күчү – 50 процент, ә инде әтисе дә, әнисе дә авыру булса, ихтималлык 100 процент тәшкил итә. Бу шулаймы?

Бу алай түгел. Статистика буенча, әгәр I типтагы диабет белән әни авырый икән, балага бу авыруның нәселдән күчү ихтималы 3-6 процент тәшкил итә, әгәр әтисе авырый икән – 6-9 процент. Ике ата-ананың да инсулинга бәйле диабетлы булса да, ихтималлык, төрле мәгълүматлар буенча, 30дан 70 процентка кадәр.

Сабыйның кандагы шикәр дәрәҗәсе имезүче әнинең нәрсә ашавына бәйлеме?

Кызганычка, имезүче ананың рационында углеводларны, шул исәптән тәм-томнарны чикләп, ә аннан соң баланы да баллы әйберләр ашатмыйча гына беренче типтагы диабетны кисәтеп булмый. Баланың баллы ризык ашаганнан соң I типтагы диабет килеп чыгуы берничек тә бәйләнмәгән. Әгәр балада конфеттан соң диабет барлыкка килсә, бу процесс күптән башланган, дигәнне аңлата. Пациент кечерәк булган саен, бета-клеткаларның үлү процессы агрессиврак була. Симптомнардан гипокликемик комага кадәр 1-2 атна гына булырга мөмкин.

Бу авыру ачыкланса, баланы ничек дәваларга?

Кызганычка, диагноз куелса, шикәр диабетын дәвалап булмый – бу гомерлеккә. Бүгенге көндә I типтагы диабетны дәвалауның бердәнбер ысулы – тыштан кертелә торган инсулин терапиясе. Әлегә инсулин инъекция формасында гына бар. Пациент һәр ашаганнан соң укол ала, шулай ук, организмда матдәләр алмашын саклау өчен, тагын 1-2 укол өстәлә. Бу – ким дигәндә 4, еш кына 5-6 инсулин инъекциясе. Әлбәттә, инсулинны уйламыйча һәм системасыз кертеп булмый, уколлар көн саен кандагы шикәр дәрәҗәсен күп тапкыр үлчәү фонында ясала. Моның өчен I типтагы диабет белән авыручы һәр пациентның индивидуаль приборы бар – глюкометр. Тест-полоскага бер тамчы кан тамызасың, һәм ул глюкоза дәрәҗәсен билгели. Бу күрсәтмәләр нигезендә инсулин дозасы исәпләнә.

Күптән түгел глюкоза дәрәҗәсен күзәтү системалары барлыкка килде, алар тире астындагы майлы җепселләргә урнаштырыла, гадәттә иңбашка. Бу глюкоза дәрәҗәсен бармакны тишмичә контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Әмма, кызганычка, глюкометрдан тулысынча баш тарту мөмкин түгел, чөнки система шикәрне турыдан-туры канда түгел, ә күзәнәкләр арасындагы сыеклыкта үлчи. Шуңа күрә көнгә 2-3 тапкыр бу приборга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Республикада 2022 елдан барлык балалар һәм яшүсмерләр республика бюджеты хисабына мониторинг системалары белән тәэмин ителә.

Инсулин кертү өчен шприцлар да яхшырамы?

Инсулин помпасы дигән прибор бар. Ул инсулинны шприцсыз кертә ала. Ул гадәти шприц-ручкадан бераз катлаулырак, әмма инфекция йоктыру ихтималы юк. Шулай ук глюкометр беркетелгән помпалар да барлыкка килде. Әлеге җайланма табиб төзегән программа буенча билгеле бер күләмдә инсулинны үзе исәпләп чыгара һәм кертә, ә ашар алдыннан пациент үзе кул белән өстәмә дозаны «программалаштыра». Әмма мондый җайланмалар әлегә бик кыйммәт – ярты миллион сумнан да ким түгел, аларны сатып алу дәүләт гарантияләре программасында каралмаган. Өстәвенә, бу катлаулы техника бозылырга да мөмкин, шуңа күрә инсулин насосларын кулланган пациентларда һәрвакыт үзләре белән шприц-ручка формасында «запас» бар.

Инсулинга бәйле диабеты булган кеше расписаниене төгәл үтәргә һәм барлык процедураларны башкарырга тиеш. Балалар моны ничек эшлиләр?

Кагыйдә буларак, 7 яшькә диабет белән авыручы балалар үз организмнарының хәлен үзләре контрольдә тота, алар өлкәннәр ярдәменнән башка кандагы глюкоза дәрәҗәсен үлчәп, үзләренә препарат кертә алалар. Безнең пациентлар гадәти мәктәпләргә йөриләр, яшьтәшләреннән бернәрсә белән дә аерылып тормыйлар, тик игътибарлырак һәм оешканрак кына булалар, чөнки диабет тормышның төгәл графигын өйрәтә.

Шикәр диабеты булган бала өчен чикләүләр бармы? Мәсәлән, ул спорт белән шөгыльләнә аламы?

Балаларыбызның күпчелеге гомуми үсеш өчен секцияләрдә актив шөгыльләнә. Нәтиҗәгә омтылган спортчылар да бар. Шикәр диабеты булган кешеләр өчен физик күнегүләр ярыймы-юкмы икәнен фән өйрәнә, әлбәттә, җитди контроль булырга тиеш, ләкин бүген барысы да мөмкин.

Шикәр диабеты гомер озынлыгына тәэсир итәме?

Әгәр авыруның манифестациясе кечкенә чакта ук булган икән, пациентның гомере 15-20 елга кыскара, дип санала. Әмма Россиядә шикәр диабеты регистрында 80 һәм аннан да күбрәк ел яшәгән һәм бу дөньядан «картлык» диагнозы белән киткән озак яшәүчеләр дә җитәрлек. Алар – үз сәламәтлекләрен күзәткән һәм табибларның киңәшләрен үтәгән намуслы пациентлар. Шул ук вакытта аларга бөтенләй башка шартларда яшәргә туры килгән. Аларны хәзерге кебек кеше инсулины белән түгел, ә дуңгыз инсулины белән дәвалаганнар, аларга шикәр дәрәҗәсен поликлиникада гына үлчәгәннәр, чөнки безнең илдә индивидуаль глюкометрлар 80нче елларда гына барлыкка килгән, аларга инсулинны пыяла шприцлар белән кадаганнар, аларны куллану алдыннан кайнатырга кирәк булган. Ә узган гасыр башында, 1922 елда инсулинны дару буларак җитештерү башланганчы, I типтагы диабетлылар гомумән үлемгә дучар ителгәннәр, чөнки аны дәвалап булмаган.

Бүгенге көндә безнең пациентларның мөмкинлекләре башка, һәм гел яңа мөмкинлекләр туып тора. Мәсәлән, хәзер иммунологик терапия препаратлары актив эшләнә, алар бета-күҙәнәкләрнең үлем процессын туктатмаса да, аны җитди рәвештә акрынайтырга мөмкинлек бирә. Мондый препаратларның берсе 2022 елда АКШта теркәлгән.

Шуңа күрә гомер озынлыгы турындагы элеккеге карашлар инде искергән. I типтагы диабет белән авыручы балалар үсә, белем ала, өйләнә, сәламәт балалар таба. Мин һәрвакыт диабет белән авырган ата-аналарга һәм балаларга әйтәм: күпме яшәячәгегез сезнең үзегезгә бәйле. Әгәр дә сез әйткәннәрне үтәсәгез, сәламәт кешенең канындагы шикәр дәрәҗәсен булдырырга тырышсагыз, озак һәм бәхетле яшәрсез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100