news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Диабет белән авыручыларга карабодай ашарга ярыймы?

news_top
Диабет белән авыручыларга карабодай ашарга ярыймы?
Фото: «Татар-информ»

Диабет белән авыручылар карабодай ашый ала, ләкин аны дөрес итеп әзерли белергә кирәк. Бу хакта «Вести» сайты яза.

Карабодай ярмасының гликемия индексы аны әзерләү формасына һәм ысулына бәйле:

  • Чи карабодай ярмасының гликемия индексы – якынча 45,
  • Суда пешкән карабодай боткасы (таралып торучан) – гликемия индексы 50-55.
  • Изелеп пешкән яки сөттә пешкән карабодай боткасы – гликемия индексы 60-65.

Карабодайның инсулин индексы (ИИ) – якынча 60 берәмлек, бу уртача санала. Шулай булуга карамастан, изелеп яки сөттә пешкән карабодай актив рәвештә инсулин бүленеп чыгуга китерә.

Суда пешкән карабодай боткасында аксым, май, углевод күрсәткечләре һәм калорияләр саны (100 граммга):

  • Калорияләр – 110-120 ккал,
  • Аксым – 3-4 г,
  • Май – 1-2 г,
  • Углевод – 20-22 г,
  • Клетчатка – 2-3 г.

Карабодай магний, тимер, калий, В төркеме витаминнарына бай, шулай ук аның составында тамырларны ныгыта торган рутин-антиоксидант та бар. Глютен юк.

Карабодайның гликемия йогынтысын ничек киметергә?

  • Изелеп беткәнче пешермәскә, ярмалар бераз катырак калырга тиеш.
  • Суытырга һәм җылытырга – бу резистент крахмал өлешен арттыра.
  • Яшелчәләр, аксымнар яки майлар (йомырка, ит, май) белән ашарга.
  • Сөтсез, шикәрсез пешерергә һәм ипи белән ашамаска.

Диабет белән авыручыларга карабодай ярыймы?

Әйе, билгеле бер порцияләрдә (бер ашаганда 50-100 г пешкән ярма). Ул:

  • канда шикәр күрсәткечен кискен арттырмый,
  • туклыклы була,
  • дөге, макарон һәм бәрәңгегә иң яхшы альтернатива булып тора.

Карабодайда һәм аның боткасында гликемия һәм инсулин индексы уртача булса да, аксым, клетчатка һәм микроэлементлар күп булу сәбәпле, бу – иң файдалы ярмаларның берсе. Диабет белән авыручылар һәм шикәр дәрәҗәсен күзәтеп торучылар аны ашый ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар