news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Диңгездә йоклап киткән ир-атның 3 миллион сум акчасын урлаганнар

Эшсез ир-ат элек тә 5,3 миллион сум акчасын урлаткан булган.

news_top
Диңгездә йоклап киткән ир-атның 3 миллион сум акчасын урлаганнар
pixabay.com

Мәскәүдә яшәүче эшсез 52 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул Краснодарск крае Лермонтово бистәсендә ял иткән. Шунда аның 3 миллион сум акчасын урлаулары хакында сөйләгән. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, билгесез кеше туристның диңгездә йоклап китүеннән файдаланып, аның банк картасын урлаган. Аннары берничә тапкыр картасыннан акчасын алган.

Җинаять эше кузгатылган.

Элегрәк ялган банк хезмәткәрләре Мәскәүдә яшәүче ир-атның 5,3 миллион сум акчасын урлаган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар