news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Диңгездә гаиләсе белән ял итүче ирне яшен сугып үтергән

Мәрхүм ир-ат ял итәргә дип Пензадан Туапсега килгән булган.

news_top
Диңгездә гаиләсе белән ял итүче ирне яшен сугып үтергән
Туапсе шәһәрендә ял итүче 39 яшьлек ир-атны диңгездә су коенганда яшен сугып үтергән. Бу турыда Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу ир-ат Туапсе шәһәренә, гаиләсе белән бергәләп ял итәргә дип, Пенза өлкәсеннән килгән булган. 25 июль кичендә диңгездә су коенганда, аны яшен суккан. Бу кеше судан чыга алмыйча, һәлак булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Мәрхүмнең мәетен тапкач, туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән. Тикшерүчеләр фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар