Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диңгездә бата башлаган кызын коткарганда Россия туристы һәлак булган

Таиландта диңгезгә керү тыелган килеш, дүрт кешелек гаилә су коенырга бара.

news_top_970_100
Диңгездә бата башлаган кызын коткарганда Россия туристы һәлак булган

Таиландтагы Самуи утравында Россия туристлары ял иткән. Диңгездә су коенганда бата башлаган кызын коткарырга тырышкан әти кеше үзе һәлак булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. 

Узган чәршәмбе көнне диңгездә кызыл куркыныч дәрәҗәсе игълан ителә. Диңгез ярына кызыл флаглар куела. Бу вакытта Сиам култыгында дулкыннар күтәрелә. Көньяк Кытай диңгезендә тропик ураган булу сәбәпле, Таиландта диңгездә коену тыела. 

Россиядән килгән дүрт кешелек гаилә чикләүгә  игътибар итмичә, диңгезгә керә. Ярдан илле метр чамасы ераклыкта кыз бала бата башлый, аны дулкын каплый. 58 яшьлек әти кеше баласын коткарырга ташлана. Ул кызы янына йөзеп бара, баланы тирән урыннан тартып чыгара. Сайрак урынга чыгып җиткәндә, ир-атны дулкын каплый һәм ул башын ташка бәрә. 

Урынга килеп җиткән коткаручылар Россия кешесен судан алып чыга, ләкин ул инде җан биргән була. Аны реанимацияләргә тырышып карыйлар, тик ярдәм итә алмыйлар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100