"Диңгез" салаты
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2014" республика бәйгесендә "Хатын-кыз – бизнес-леди" номинациясе җиңүчесе, эшмәкәр ханым Миләүшә Зариповадан "Диңгез" салаты рецептын тәкъдим итәбез.

Салат өчен: краб таякчыклары, йомырка, диңгез кысласы, маринадланган кальмар, майонез.
Диңгез кысласын 5 минут суда пешереп алырга һәм чистартырга.
Бу катлы салат, әмма астын өскә әйләндерергә кирәк булачак. Шуңа күрә тирән эчле савытның астына пакет куярга һәм ингредиентларны язылган тәртиптә салып барырга. Салатның һәр катына майонез сыларга.