news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Диңгез кәбестәсеннән салат

Диңгез кәбестәсе йодка бай булуын һәркем беләдер. Сезгә Нурания апаем ясый торган файдалы салат рецептын тәкъдим итәм.

news_top
Диңгез кәбестәсеннән салат
Салат өчен: 250 грамм маринадланган диңгез кәбестәсе, 1 татлы борыч, 1 эре кишер, 1 суган, ярты стакан катырылган яки консервланган борчак, зәйтүн мае.

Кызыл яки сары татлы борычны саламлап, суганны ваклап турарга, кишерне эре угычтан уарга. Барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга һәм тәменчә тоз сибәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар