Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Детокстан үләргә мөмкинме?

news_top_970_100
Детокстан үләргә мөмкинме?
pixabay.com

Организмны «чистартуга» юнәлдерелгән Детокс-программалары кешене үтерергә мөмкин, дип кисәтте медицина фәннәре докторы, табиб-диетолог Алексей Ковальков. Sputnik радиосына биргән интервьюсында табиб детоксның ни өчен куркыныч булырга мөмкин икәнен аңлатты, дип яза РИА Новости.

Җылы көннәр якынлашу белән, Интернетта организмны кыш дәвамында тупланган токсиннардан һәм «шлаклардан» арындырырга ярдәм итә торган төрле инструкцияләр барлыкка килә. Бу детокс программалары нигезендә күпмедер вакыт ач тору һәм ниндидер БАДлар эчү күздә тотыла. Аларга бик сак карарга кирәк, диде Ковальков.

Гадәттә, интернетта тәкъдим ителгән методикаларның авторлары организмны нәрсәдән арындырырга, чистартырга җыенуларын төгәл күрсәтә алмый, дип билгеләп үтте ул.

Табиб сүзләренә караганда, детокс сәламәтлеккә бик куркыныч зарар китерергә мөмкин. Хәтта детокс аркасында йөрәк тибеше дә туктарга яки бавыр эшчәнлеге бозылырга мөмкин.

«Сез хәзерге вакытта үзегездә нинди авырулар барлыгын белмәскә мөмкинсез. Детокс мондый вакытта йөрәк туктауга, бавыр функцияләрен бозуга, гормональ фонга зыян салырга мөмкин», - дип кисәтте Ковальков.

Әгәр организмыгызга нинди дә булса «чистарту» кирәк дип шикләнсәгез, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итүегез һәм табиб белән киңәшләшүегез яхшырак, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100