Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Рамил Габитов: «Интертаттан башка мин инде яши алмыйм!»

«Деспасито» җыры чыккач, бөтен дөнья каверлар яздырырга тотынды. Шуларның берсе Рамил дә үзен блогер булырмын дип уйламаган. Татар блогеры ничек итеп татар теле ярдәмендә таныла алуын, каверларның ни рәвешле яздырылуын һәм нигә татар кызы белән йөрмәгәнен «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Блогер Рамил Габитов: «Интертаттан башка мин инде яши алмыйм!»
Рамил Габитовның шәхси архивы

«Татарча каверларым белән танылып киттем»

Рамил, сәлам! Инстаграмда блогер булыйм әле дип уйладың да, битеңне ачып җибәрдеңме?

Юк, блогер булам дигән максат куймадым, бөтенләй уемда булмады. Гап-гади аккаунт иде инде… Өч ел үткәч, «Деспасито» җырына русча кавер (кавер — популяр җырга яңача яңгыраш — авт.) яздырып керттем. Турыдан-туры тәрҗемә булмаса да, шаян текстлы җыр булып чыкты ул. Шуны җырлап йөрдем. Тамашачылар да кабул итте.

Икенче каверым татар телендә булды. «Вите надо выйти» җырын татарчалаштырдым да, популярлык казана башладым. Шуннан китте-китте… Кеше минем битемә языла башлады, каверлар да туа торды. Хәзер каверларым йөздән артык, күпчелеге татар телендә.

Каверларың төрле. Коронавирус, эчкечеләр турында да яздыргансың. Һәрбер каверга текстларны ничек уйлап табасың?

«Үзең язасыңмыни? Ышанмыйм!» — дип биткә төкерүчеләр күп. Менә шуның турында языйм әле дип утырмыйм. Иртән уянгач, башта музыка яңгырый, аннары үзеннән-үзе текст туа. Билгеле тема булганда язуы җиңелрәк, коронавирусны гына ал. Башкаларына килгәндә, уйлап табуы авыррак.

Нигездә, каверларым авыл тормышына багышланган. Кайвакыт сүзләре татар теленә аваздаш булган җырлар нигезендә яздырам, мәсәлән, Клава Коканың «Покинула чат» дигән җырында чат сүзен безнең чәкчәк сүзенә яраклаштырып җырладым.

Текстны татарчага күчергәндә рифманы, иҗекләрне сакларга тырышам. Татарча җырлыйм, Мәдәният сараенда татарча алып баручы булып эшлим, әмма көнкүрештә татар телен кулланмыйм. Парадокс шунда — татар телендәге каверларым белән танылып киттем.

«Фирдүс Тямаевка үпкәләмәдем»

Танылып киткәч, син үзеңне «О, мин йолдыз булдым!» — дип хис итә башладыңмы?

Юк. Лениногорск районында мин инде танылган дип әйтә алам. Сәхнәдә мин бер кеше, ә сәхнәдән тыш тормышта — икенче. Ниндидер образда булып алам да, шуннан чыгам төсле. Сәхнәдәге Рамил тормыштагы Рамил белән нык аерыла, дип язалар миңа.

Әйе, игътибар артты, халык ныграк күзәтә башлады. Россия күләмендә танылсам, әйе, моңа әһәмият бирергә кирәк икән дип уйлар идем, үземне «йолдыз» буларак кабул итмим.

Сәхнәгә битлек киеп чыгу кирәкме соң? Ихлас булып калсаң, тамашачы якынрак кабул итмәс идеме?

Кемдер «мин сәхнәдә нинди, тормышта да шундый» дип әйтә. Ниндидер дөрес вариант бар димим. Җырчыларны күзәткәнем бар: сәхнәгә чыгалар да, икенче кешегә әвереләләр. Бу аңлашыла да, чөнки тамашачы гади кешеләрне түгел, ә тамаша карарга килә. Шуңа да син үзеңне артист кебек тотарга тиеш.

Тормышта да артист кебек булу сәер тоелыр иде. Ә сәхнәдә үзеңне артист итеп тоту зарур, чөнки сиңа карауның мәгънәсе бар. Гади әйбергә карап утыру кызык түгел.

Фирдүс Тямаевның бер әңгәмәсен укыган идем. Бер журналист аңа минем турында сорау биргәч, «Мин бу егеткә эш тәкъдим итмәкче булам», — дип әйтте. Фирдүс Лениногорскига килгәч, аның белән аралаштым, әмма миңа бернинди дә тәкъдим булмады. Аннан соң, Фирдүснең Гүзәл Уразова белән юлда яткан җәнлек видеосына карата да такмаклар яздырган идем. Ул аны күргәндер дип уйлыйм. Тик элемтәгә чыкмады.

«Ямьле» триосы бер җырны үзгәртү буенча мөрәҗәгать итте. Татарстан турында җыр язып бирдем. Артистлар белән азмы-күпме хезмәттәшлек итү бар.

Фирдүс Тямаевка үпкәләмәдеңме?

Юк. Мин гаепне иң элек үземнән эзләргә тотынам. Минем нинди җитешсезлекләрем бар икән дим, кимчелекләрем турында уйланам, аларны булдырмаска тырышам. Мәдәният өлкәсендә эшләп, тәҗрибә җыйдым. Син уйлаган әйбер килеп чыкмаса, аңа үпкә белдерергә кирәкми. Ничек бу болай булды соң әле дип, үземне бетермим. Казынмыйм. Килеп чыкмады ди, ну, ярар, башка вакытта булыр.

Бу миңа кирәкме соң дип тә әйтәм. Фирдүсне таләпчән дип ишеткәнем бар, анда эшләмәвем хәерлерәктер дә.

Каверлар яздыра башлагач, якыннарың «вакытыңны әрәмгә уздырып ятасың» дип теңкәңә тимәдеме?

Юк, әти-әнием дә яратып-көлеп кабул итә. Кайберәүләрнең эчләре пошты. Имеш, видеоларны келәмнәр фонында яздырып, дәрәҗәмне төшерәм. Каверлар өйдәге тормыш-көнкүрештә яхшырак туа, образларга туры килә. Миңа калса, күп кеше шул тормышта яши, бу — нормаль. Үземнән ялтыравыклы журналлардагы егет образын ясауларын теләмим.

Каверларга шигырьләр язам дисең, ә үзең нота беләсеңме соң?

Нота дигән әйберне белмим. Үзлегемнән җырлый башладым, мәктәп елларыннан ук тотынган идем. Шуңа да карамастан, нота белмәү музыка язарга комачауламый. Вокалга йөреп алдым берара. Менә шундый үзешчән Габитов инде мин.

Синдә вирус, Дилә, яннарыма син килмә,

Мин сөям сине, әлбәттә, ләкин яшисе килә.

«Лениногорск хәбәрләре» газетасында журналист булып та эшләп алгансың икән. Татарча матбугатны ошатасыңмы?

Белмим. Гомумән, татар теле гади тел кебек тоела. Озын текстларны кеше укымый, барысы да кыскалыкка омтыла. Интервью алганда, журналистлар әңгәмәдәше өчен үзе яза, җавапларын формалаштыра. Үзем интервьюларны минималь төзәтмәләр белән укыр идем.

Татарда оялчанлык, традицияләрне саклау бар. Әмма шул ук шоу-бизнес та Россия эстрадасы артыннан иярә, шуңа охшаш була бара. Бәлки, шуның өчен дә бездә низаглар туадыр. Аудиториягә кызыклы булсын өчен, татар шоу-бизнесына да үсеш кичерергә кирәк дип саныйм. Традицион эстрада беркая да качмас. Мин ясаган каверлар халыкны битараф калдырмаган икән, димәк, шоу-бизнеста нидер җитеп бетми.

Мөгаен, артистлар тамашачыда яңа зәвык тәрбияләргә тиештер. Яңа татар музыкасы шундый да була ала бит әле, дип юл яручылар бар. Тамашачы татар мәдәниятенә хас булмаган музыканы тыңларга ияләнә башлады. Шул ук Yummy music лейблын атап үтәр идем.

Сез чыкмагыз, сез чымагыз биткә маска кимичә,

Полицейский сезне тота, ул мине тотты кичә.

Берүк маска онытмагыз акчагыз күп булмаса,

Бик кыйбат булып чыкты ул теге хәләл колбаса.

Татарга татарча Шнуровлар кереп китәр идеме?

Без рок юнәлешендә җырлар яздырып карадык. Аларны әйләндерү өчен акчабыз җитмәде. Бөтен әйбер акчадан тора. Татарларга кызыклы булыр иде дип, кистереп әйтә алмыйм. Моны аңлау өчен күп кешегә тыңлатырга кирәк. Контент булдыру — бер, ә аны халыкка җиткерү икенче мәсьәлә.

Шуңа да күбесе стандарт юл сайлый: халык моны ошаткан икән, без дә шуңа охшаш материал эшлибез, диләр. Акча да янмый. Артист яңа әйберне тәкъдим итәргә базмый.

Каверлар яздыруың татар телен популярлаштыру ысулымы?

Әйе. Татар балалар бакчасы, татар мәктәбендә укысам да, гаиләдә русча сөйләштек. Әмма татарча каверларның халык арасында танылып китүе мине татар телен онытмаска, күбрәк өйрәнергә этәргеч бирде. Хәтта рус кешеләре арасыннан да татарча каверларымны тыңлап, аңлар өчен, русчага тәрҗемә итүчеләр булды.

«Каверлар яздыруны туктатам дигән карарга килгәнем булды»

Минем дә блогер буласым килә. Миңа нишләргә?

Иң мөһиме — сәләтең булырга тиеш. Минем кебек җырларны үзгәртеп җырлаучы башка блогерлар да бар, аларны күзәтеп барам. Кайберәүләрнең карау саны күп, ә кайсыларның видеоларын аз кеше карый. Шуңа да материал сыйфатлы булырга тиеш.

Язылучыларым артудан туктады. Башлангыч чорда шундый зур дулкын булып язылганнар иде. Димәк, мин үз тирәдәгеләремне җыйганмын һәм шуның белән генә чикләнгәнмен. Алга таба ниндидер яңалыклар кертергә кирәктер. Хәзер инде булган подписчикларымны тотып калу өчен эшләргә тырышам.

Контентны арттыру буенча ниндидер курслар да ярдәм итә торгандыр, конкурсларда, лайк куюларда катнашырга чакыручылар булды. Берсендә дә катнашмадым.

Блогерларның подписчиклар санын арттыру максатыннан конкурсларда катнашуларын күрәм. Ни өчен син подписчиклар артыннан чапмыйсың?

Кызыксынмыйм. Ул подписчикларның яртысы — үле җаннар, роботлар. Алардан нәрсә дә булса көтеп утыруның мәгънәсе юк. Сигез мең подписчигымнан яртысы гына видеоларымны карый. Калганы минем нәрсә эшләгәнемне күрми булып чыга. Саннарга алданырга кирәкми, статистикада бар да күренә. Унышар мең подписчиклары булган блогерларны беләм, әмма караучылар саны аз. Миңа мондый күрсәткечнең кирәге юк.

Кайбер блогерлар реклама хисабына эшли. Сиңа андый тәкъдимнәр килдеме?

Берничә тапкыр реклама куйганым булды. Сигез мең подписчигым белән ул кыйммәткә чыкмый, 100-200 сум тирәсе. Азмы-күпме, реклама барыбер кешене синең битеңнән читкәрәк этәрә. Һичьюгы, реклама минем белән бәйле булырга тиеш, товар белән мин бер рәттә булсын өчен. Зур блогерлар реклама хисабына гына яши аладыр.

Сүз уңаеннан, берара каверлар яздыруны туктатам дигән карарга килгәнем булды. Туйдырган иде. Озак вакыт чыгармыйча тордым. Блогерлыкны сагынуым булды микән, яңадан яздырып кертә башладым.

«Йөргән кызым татар түгел. Никах та, венчание да булмаячак»

Йөргән кызың бармы?

Бар. Моңарчы бу сорауга хыялымдагы кыз ябык, ап-ак тәнле булырга тиеш дип җавап бирә идем.

Ул кыз синең идеалың булып чыктымы?

Юк, күз алдыма идеаль кызны китермәдем. Минем кызым үземә ошый. Минемчә, кыз белән егет акыл ягыннан бер дәрәҗәдә булырга тиеш.

Йөргән кызың да татардыр бит?

Юк. Кайсыдыр гаиләләрдә гореф-гадәтләр катгый саклана. Бу очракта диннең дә йогынтысы бар. Ислам дине кануннарына буйсынып яшим дип әйтәсем килми. Үземне нинди дә булса дингә бәйләмим. Минем очракта бу җайлырактыр да. Мин кешене аның милләте яисә диненә карап сайламыйм.

«Кызың татар булырга тиеш, марҗаны алма!» — дип чаң сугучылар бар, аларга тормыш иптәшен сайларга авыррак. Минем гаиләдә мондый проблема юк. Кайдадыр укыган булды, бер-береңнең геннары ераграк булган саен, нәселне дәвам итәргә җиңелрәк икән.

Әгәр дә туй үткәрергә туры килсә, никах уздырыр идеңме? Кызың чиркәүгә барыйк әле дип әйтсә, нишлисең?

Минемчә, бу темада без бер-беребезне аңлыйбыз. Мин дә аңа никах үткәрик дип әйтмәячәкмен, ул да венчание уздырыйк димәячәк. Рәсми рәвештә ЗАГСка барып, теркәп кайтырбыз. Әлегә кадәр күтәрелмәгән икән, андый проблема тумас дип уйлыйм.

Үзең турында кешене шаккаттыра торган өч факт әйтеп үтче.

Миңа быел 33 яшь тула. Кеше яшемне ишеткәч, кабатлап сорый. Мине һәрвакыт 5-6 яшькә яшьрәк дип уйлыйлар.

Мин — вегетариан. Кичә генә санап утырдым, ит ашаудан туктавыма җиде ел үткән. Һинд әдәбиятыннан укыдым да, вегетариан булыйм әле дидем, миңа ошады. «Син һаман да түзәсеңмени әле?» — диючеләр булды. Үз-үземне мәҗбүриләмәдем.

Армиядә 1,5 ел хезмәт иттем. Син армиядә булган кешегә охшамаган, диләр.

Рамил «Интертат» турында да җыр җырлады.

Һәркөнне мин Интертатта,

Яңалыкларны укыйм.

Хәтта Интертаттан башка

Мин инде яши алмыйм.

Онытмагыз, онытмагыз,

Интертатка керергә.

Татар телдә яңалыклар,

Әйдәгез, укыйк бергә.

Төрле кызыклы язмалар,

Кызыклы әңгәмәләр -

Интертат сайтында алар

Сезне генә көтәләр.

Филипп Киркоровның "Цвет настроения синий" җырына пародия - "Кәефем зәңгәр төстә..."

Виктор Цойның "Группа Крови" җырына кавер

Әнвәр Нургалиевнең «Соң дисең микән» җырына пародия

«Кешеләр мине таныйлар икән»

Егерме ике сәгать тулганчы

Кибеткә чыктым, ул әла ачык.

Бер ярты алам дип чыккан идем

Ләкин, кызганыч, мин өлгермәдем.

Сатучы апа, сез шундый күркәм,

Бер ярты миңа бирмәссез микән?

Сатучы апа, сез шундый күркәм

Соң дисез микән, соң дисез микән?

Сатучы әйтте: «Ун сәгать тулды».

Ләкин аннары мине таныды.

Ул шыпырт кына бер ярты бирде,

Һәм беркемгә дә әйтмәскә диде.

Сатучы апа, сез шундый күркәм -

Сезгә багышлап җыр языйм микән?

Сатучы апа, сез шундый күркәм -

Кешеләр мине таныйлар икән.

Рамил Габитов 1987 елның 1 ноябрендә туган. Узган ел Казан авиация институтының Лениногорскидагы филиалын читтән торып уку бүлеген тәмамлаган. Хәзерге вакытта Лениногорск Мәдәният сараенда алып баручы һәм җырчы булып эшли. Бөгелмәнең Яшьләр сааренда хезмәттәшлек буенча алып баручы һәм җырчы. Өйләнмәгән, йөри торган кызы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100