Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Десантникка төшсә гыйшкың... (Шәфкать Ганиев)

news_top_970_100

Бүлнис коридорында чират көтеп утырганда, яныма ак халатлы мөлаем ханым килеп: «Исәнмесез, абый! Сезне монда берничә тапкыр күрдем. Сәламәтлегегезне кайгыртасыз, ахрысы. Сабантуйларда да очрата идем. Ләкин яныгызга килергә һаман читенсендем. Бүген кыюланып, мөрәҗәгать итәргә булдым әле. Сезне күптән беләм. Уртак танышларыбыз да бар. Бик матур тормышчан язмаларыгыз белән безне сөендерәсез. Үземнең гыйбрәтле язмышым турында сөйләргә булдым менә. Вакытыгыз булса, тыңлагыз әле», – диде.

Мин ханым белән танышкач, без аулаграк урынга барып утырдык. Ул сөйләгәннәрне электрон дәфтәремә терки бардым. Ханым Рания исемле икән. Биредә дистә еллар шәфкать туташы булып эшли.

Рания табигатьнең бик матур җирендә – сихри төбәктәге зур булмаган авылда дөньяга килгән. Шау чәчәкле, җиләккә мул тугайларда тәгәрәп үскән кызның күңеленә авылны иңләп аккан чишмәләр җыры, әрәмәлекләрдә сайраган кошлар моңы, басу-кырларда үскән мул иген шавы тәэсир иткәндер. Кечкенәдән ул гел нәфислеккә, гүзәллеккә омтылган. Ни кызганыч, авыл баласына үзен үстерергә мөмкинлекләр чикле шул. Шигърият яраткан кыз кешеләргә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы һөнәр иясе – ак халатлы шәфкать туташы булырга хыялланган. Башлангыч белемне Рания авылындагы татар мәктәбендә алган. Бишенче класстан күрше удмурт авылындагы рус мәктәбенә йөреп укыган. Сөйкемле йөзле, самими кызны классташлары үз иткән. Бигрәк тә малайлар артыннан калмаган.

Мәктәпне тәмамлагач, медучилищеда укып һөнәр алган һәм авылда шәфкать туташы булып эшләгән. Интернациональ рухта үскән татар кызы, әти-әнисенең ай-ваена карамыйча, удмурт егетенә кияүгә чыккан. Ярыйсы гына торып киткәннәр үзе. Бер-бер артлы туган кыз белән малай катнаш гаиләне тулыландырган. Рәхәт тормыш озакка бармаган, гаилә башлыгы елдан-ел исерткеч эчемлекләрне күбрәк кулланган, төрле сәбәпләр табып, тавыш чыгарган, хатынына гел кул күтәргән. Рания, әти-әнисе янына кайтып, моң-зарларын да сөйли алмаган. Чөнки ризасызлык белән кияүгә чыккач, аралары бөтенләй суынган булган.

«Үзе абынган – еламас!» – ди халык әйтеме. Рания, тавыш-гаугалы йортта чиләнеп, түзеп, 10 еллап гомерен заяга уздырган. Аның мөшкел хәленә керүче бертуган апасы Ижауда үз йортлары белән яшәгән булган. Фатирга күченгәндә, шул йортны сеңлесенә тәкъдим иткән. Рания, иреннән араланып, аерылып, 2 баласы белән шәһәргә күчкән һәм бүлнискә эшкә урнашкан. Икешәр эштә эшләп, ул берүзе балаларын аякка бастырган.

Төскә-биткә чибәр сылу гәүдәле ханымга «күз атучылар» шактый булган. «Бер авызың пешкәч, өреп кабасың икән ул. Башта, ярый әле исеректән араландым, дип куандым. Әти-әнинең фатыйхасын алмыйча тормыш башлавыма бик үкенеп яшим. Терсәк якында, ләкин тешләп булмый. Шулай да аларның ярлыкавына өметем зур минем. Бөтен гомеремне яраткан эшемә, газиз балаларыма багышладым», – диде, сөйләвен дәвам итеп. Балаларны «башлы-күзле» итеп, гаилә оясыннан очырган олыгая барган ананың җанына ЯЛГЫЗЛЫК үрмәләгән – Бөек ЯЛГЫЗЛЫК!

Ялгыз киләбез, ялгыз китәбез бу дөньядан. Аллаһ безне – Адәм балаларын, шулай ук һәр тереклекне Үзенә тиң итеп – Ялгыз итеп яраткан. Аллаһ – бер! Ул да Ялгыз. Шул ук вакытта Ул безнең Ялгызлыгыбыз янәшәсендә – безнең җанда. Адәм баласы Ялгыз. Тик япа-ялгыз түгел! Ялгызлык хисен һәркем төрлечә кичерә. Рания дә бер мәлгә югалып калган. Төрле ир-атлар белән танышып караса да, күңеленә ошаганы табылмаган.

Ә бер мәлне!.. Бер мәлне Инет челтәрендә десантник киемендә төшкән фотосын урнаштырган ир-егет битенә тап була. Андагы мәхәббәт шигырьләрен укып, нәфис күңелле ханым әсәрләнә, берничәсенә комментлар яза. Автор үзе дә аңа игътибар итә. Шул ук кичне үзара аралашуга нигез салына.

Интернет аша танышучылар арасында алданучылар күп. Раниянең дә дуслары арасында шундый капкынга эләгүчеләр булган. Шунлыктан, Инет челтәрендә танышуларга Рания саклык белән караган.

Язмыш сынавымы, әллә шаяруымы?! Десантник иргә, нишләптер, ул ышаныч баглаган. Яңа танышы үзен игътибарлы, итагатьле, тәрбияле тоткан. Ханымның моң-зарларын тыңлап, хәленә керә белгән. Ягымлы тавышлы, йомшак телле булуы белән, игътибарга, назлы сүзләргә сусаган ханымның күңеленә ачкыч тапкан. Үз ана телебездә әйткән матур, ягымлы сүзләр ишетү, Раниянең җанын назлап, иркәләгән, бозлы күңелен эреткән.

Алар баштарак язышканнар, аннан соң телефоннан актив сөйләшеп, аралашканнар. Ләкин беркайчан видео аша аралашмаганнар! Рания эштә вакытта да десантник ир гел аның хәлен сорашып торган. Ханым үзе дә, ирнең ягымлы тавышын ишетү өчен, кичләрне зарыгып көтеп алган. Ә төннәрен егет шалтыратып: «Синең белән сөйләшми йокларга ятсам, күзгә йокы керми. Тавышыңны сагынам...» – дип әйтә икән.

Кайбер ирләр, якынрак танышып, алдаулы ышаныч яулап, хатын-кыздан акча сорап торалар да, максатларына ирешкәч, хатыннарны төп башына утыртып, юкка чыгалар. Бу парларны матди мәсьәлә әйләнеп узган. Киресенчә, телефонда Раниянең акчасы бетүен чамалап, бу ир кеше гел үзе акча сала торган булган.

Ир көн дә Раниягә багышлап хисле шигырьләр язган, десантник тормышында була торган төрле вакыйгаларны сөйләп, үзеннән герой ясаган. Ышанмаслык та түгел бит, ел да 2 августта билгеләп үтелгән десантниклар көнендә аны күпсанлы Инет дуслары һөнәри бәйрәм белән котлаганнарын Рания күзәтеп торган.

Даими аралашулар эзсез югалмаган. Ике якта да хисләр кабынган. Ләкин күрешүләрне ир кеше, төрле сәбәпләр табып, гел арткы планга этәргән. 2 елдан артык вакыт узгач, Рания, очрашуны теләп, аңа мөрәҗәгать иткән. «Җаным, сине бик күрәсем килә. Ләкин хезмәт иткәннәрем эзсез югалмады шул, җитди авырып киттем, башым бик авырта. Шул сәбәпле, яныңа бара алмыйм. Әгәр күрешергә теләгең булса, үзең килеп чык», – дигән. (Бәлки, килмәс әле, дип уйлагандыр...)

Рания бармыймы соң, бик теләп бара! Отпускыга чыгып, чәй күчтәнәчләре, тонометр, кирәкле дарулар алып, 250 чакрымлы юлга – күрше республикадагы ерак авылга юл тота. Үзе очрашуны күзаллап, бик дулкынлана, борчыла. вәсвәсәләнә. Юл буе күпме ара: 50 чакрым, 30 чакрым, 15 чакрым, 5 чакрым... калды, дип, хәбәр итеп тора. Иң соңгы аралыкны әйткәндә, ир: «Тиздән килеп җитәчәксең. Әгәр мине күреп, үкенмәссеңме, мине ташламассыңмы соң?» – дип сорагач: «Нишләп үкеним, ди, инде?! Бер-беребезне шактый озак беләбез, күптән ияләштек. Инде күнектем бит. Бер тамчы да үкенмәячәкмен!» – дип кистереп җавап кайтара Рания...

Менә зарыгып көтеп алган мизгелләр килеп җитә. Рания чит-ят җирдә таныш булмаган йортның бусагасын атлый. Ягымлы йөзле ана кеше аны елмаеп каршы ала, өйгә узалар. Ир-егетнең юклыгын күреп, кунак аптырап кала. «Сеңелем, улыбызга тынычлык кирәк. Шуңа ишегалдында аерым йортта яши ул», – дип әйткәч, тынычлана. Юлдан соң юынып алгач, шул йортка юнәлгәннәр.

Кечерәк кенә өй түрендә башына десантник береты кигән, сирәк сакал-мыеклы, очлы иякле, нечкә, ләкин озын куллы, бик тә кыска аяклы кечкенә кеше бала караватында ятып тора. Ирнең исәнләшүеннән үзе күнеккән ягымлы тавышны танып ала хатын. Авыру кунакка елмаеп караса да, күзләре сагышлы курку хисе белән тулган була. Бу тетрәндергеч хәлләрне күреп, Рания сүзсез, телсез кала. Аңына килеп, үзен юатмакчы, тынычландырмакчы була.

Ана кеше туктаусыз нидер сөйли дә сөйли. Ул сөйләгәннәр кунакның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга бара. Улы тумыштан гарип булып туган. Гел ятып кына тора, үзлегеннән утыра да алмый, сөяп куйсалар гына. Әтисе белән әнисе карамагында яши. Мәктәп программасын укытучылар өйгә килеп укыткан. Башы эшли, әйбәт фикерли, камил акылда, куллары йөри: үзе ашый, эчә ала, иҗат эше белән шөгыльләнә, техник чаралардан, интернет белән актив файдалана. Соцчелтәрләрдә балык кебек йөзә. Карават янындагы өстәлдә 2 планшет, ноутбук, тавыш көчәйткечләр, телефон, журналлар, куен дәфтәрләре, ручка, карандашлар ята.

Көтелмәгән очрашудан бик нык арыган Рания кунып кала. Кече якта җәелгән урында башта изрәп йоклап китсә дә, сәгать саен кычкырган күке тавышы аңа рәтләп йокларга ирек бирми. Башында мең төрле сорау кайный: Нишләргә? Кемгә зарланырга? Кемне гаепләргә? Кемнән ярдәм көтәргә? Бу сынауны ничек кабул итәргә? Калыргамы? Качып китәргәме?..

Иртәгәсен ир янына кергәндә, әнисе юындырып, ашатып утыра. Рания бераз карап тора да, инициативаны үз кулына алып, булачак ирен ашатырга, эчертергә керешә...

Язмышына тигән «бәхетенә» ризалашып, ялгызлыктан туйган Рания: «Үзем ияләшкән, үзем күнеккән аралашыр кешем булыр!» – дип, ирне үзе белән алып китәргә дигән карар кылгач, авылда төгәл 1 атна яши. Шул вакыт эчендә табынлап, мулла чакыртып никах укыталар, авыл фельдшерыннан ирнең медкартасын алып кайта, гарип кешене карарга кирәкле җиһазларны булдыра, китәр өчен машина яллый.

Ижауда тормыш авырлык белән башланып китсә дә, гаилә булып бары 1 атна әйбәт кенә яшәгәннәр. Рания эшкә чыккач, ир бөтенләй икенче кешегә әверелә, бик нык көнләшә башлый, теленә ни килә шуны әйтеп, хатынны фәхишәлектә гаепли, әшәке сүзләр әйтеп каһәрли. Эштә вакытта ир янына апасы килгәли, сәрхүш күршесе кергәләп йөри. Хатынының «гаебен» табып, «кайгыдан», Саша белән гарип ир дә эчә башлый. Бергәләп күңел ачалар, җырлашалар.

Бер чакны, исереп йоклап ятканда, ирнең телефоны озак итеп шалтырый. Бер төксе хатын тавышын ишетүгә, Рания телефонны басып куя. Бераздан шул ук хатын: «Бәгырем, нигә җавап бирмәдең? Мин бит сине шундый сагындым...» – дип СМС җибәрә. Менә ничек икән эшләр?! Әллә кемнәр белән аралаша, гыйшык-мыйшык уйный икән бит аның 1нче группадагы гарип «десантник» ире!

«Бер бәхетсез – гел бәхетсез» ди халык әйтеме. Беренче ире физик яктан кыйнап яшәсә, монысы зәһәр теле белән каһәрләп яши. Раниягә зарланырга урын юк, үзе аек баштан сайлаган язмыш корбаны булган ич.

Шулай этләнеп, 2 елдан артык вакыт уза, тормыш мәхшәргә әверелә. Ир: «Мәшгука белән торасым килми, мине кайтарып куй!» – дигәч, хатын машина белешә башлый. Ләкин имансыз таксистлар таксаны бик кыйммәт куя: өчләтә, дүртләтә арттырып сорыйлар. Шактый озак эзләгәч, берсе икеләтә бәягә ризалаша.

Машина билгеләнгән сәгатьтә килеп җитә. Хатын, зур сумкага салынган ирне көч-хәл белән күтәреп чыгып, машинаның арткы урындыгына куя. Бу тамашаны күреп, таксист нык аптырашта кала. Хатын өйгә әйберләргә кереп киткәч, «Как дела десантник?» – дип иргә эндәшә.

Ирнең бөтен «бирнә» – җиһазларын төяп, ерак юлга кузгалалар. Артта әйберләр тулы булгач, Рания таксист янына утыра. Ара-тирә русча аралашып баралар. Иргә бу бер дә ошамый. Ир юл буе зәһәрен чәчеп, хатынга бәйләнеп бара. Таксист белән сөйләшкәненә көнләшә. Тегесе заправкага чыккач: «Син таксистка күз салдың. Юл буе аңа гына карап барасың. Син юньсез, әшәке хатын, мәшгука, себерке... Син минеке түгел!» – дип бәйләнә.

Ә күңеле күптән төшкән, кәефсез Рания юл буе: «Ирне ничек әнисенә тапшырырмын икән?» – дип баш вата. Ниһаять, авылга барып җитәләр. Каршыларга чыккан ана гафу үтенгән хатынны бер дә гаепләми. Улының авыр холкын яхшы белгәнгә: «Килеп туган хәлнең шулай тәмамланасын алдан ук сизендем мин», – дип кенә җавап кайтара.

Ашыгып кына чәйләп алган чагында, десантник: «Гафу ит мине, сине үлеп яратам бит. Шуңа көнләшәм дә. Синсез яши алмаячакмын, янәдән мине үзеңә алып кит, зинһар өчен!» – дип Раниягә ялвара...

Көч-хәл белән саубуллашып, машинага чыгып утыргач, таксист: «Десантникның» хәлләре ничек анда, еламыймы? Өстеңнән авыр йөк төштеме?» – дип, саф татар телендә сорап, Ранияне гаҗәпләндерә. Һәм хатынга акчаның яртысын кире кайтара.

– Сез татар кешесемени? Нигә моңанчы сөйләшмәдегез?

– Ул «Сумка»ның кыланмышларына, сине мыскыллаганына көчкә чыдап бардым, салоннан алып атасым килде. Шуңа сөйләшми түздем.

Алар юл буе гәпләшеп кайтканнар. Бу ир дә ялгыз яшәгән. Эштән бушаган вакытта, таксист булып йөреп, фатир ипотекасын түли икән. Хатыны белән күптән аерылган. Күңеленә хуш килгән ярны әлегә очратмаган.

Ижауга җиткәндә, таксист акчаның калганын өлешен дә Раниягә кире биргән. Бару юлы – АЕРЫЛЫШУ булса, кайту юлы – ТАБЫШЛЫ юл була. Шул көннән башлап, бу ике ЯЛГЫЗ, уртак тел табып, аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп, менә 4 ел бергә яшиләр икән.

Мин элек яратып караган караган «Көт мине» – «Жди меня» телевизион тапшыруда алып баручы Игорь Кваша оптимистик рухта матур интонация белән ышандырып: «Өметләнегез һәм көтегез!» – «Надейтесь и ждите!» – дип әйтә иде. Мин дә аңа кушылып, ышаныгыз, уңай нәтиҗәне күз алдына китереп, көтегез, беркайчан да өметегезне өзмәгез, диясем килә. Көтә белүчегә БӘХЕТ КОЯШЫ барыбер елмаячак ул!

Шәфкать Ганиев, Ижау шәһәре.

25.01.2023 ел

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 ноябрь 2023
    Исемсез
    Шулай да була икэн....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100