Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дерматолог: «Балачакта кояшта пешкән урында яман шеш барлыкка килергә мөмкин»

Табиб кояш активлыгы чорында үз сәламәтлегеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде.

news_top_970_100
Дерматолог: «Балачакта кояшта пешкән урында яман шеш барлыкка килергә мөмкин»
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Тире рагы – Татарстанда иң киң таралган яман шешләрнең берсе. Тире рагының нинди төрләре була? Солярий нәрсәсе белән зарарлы? Бу хакта 7 апрельдә – дерматовенеролог көнендә «Татар-информ»га Республика тире-венерология клиник диспансеры табиб-дерматологы Луиза Казакова сөйләде.

«Балачакта кояшта пешүләр олыгайгач сиздерергә мөмкин»

Яман шешнең меланома, базалиома һәм яссы күзәнәкле яман шеш төрләре тиредә еш очрый. Пациентлар рак алдыннан була торган халәт белән дә очраша: актиник һәм себорея кератозы, Боуэн авыруы.

«Тиредә яман шешләр барлыкка килү куркынычының төп факторы – кояшта озак вакыт булу. Бигрәк тә беренче һәм икенче фототип кешеләре ультрафиолетка бирешә. Бу – ак тәнле, зәңгәр яки ачык яшел күзле, җирән чәчле кешеләр», – дип аңлатты Луиза Казакова.

Ачык һавада яисә зарарлы производстволарда эшләүчеләр дә куркыныч яный торган төркемгә керә – радиация һәм токсик химик матдәләр тиредә шеш китереп чыгара.

Ямаш шеш килеп чыгуга шулай ук озакка сузылган хроник авырулар, иммунитет бозылу, стресс сәбәп була ала. Әгәр ата-аналарда тиредә яман шеш булса, бу – шулай ук зур куркыныч факторы.

«Кояшта пешү яман шеш үсешенә уңай йогынты ясый. Бигрәк тә балачакта, 5 яшькә кадәр булган пешүләр куркыныч. Балаларны кояштан саклау мөһим. Тире пешүләрне «истә калдыра», һәм өлкән яшьтә проблемалар башлана. Дистәләгән елдан соң пешү үзен ничек тотачагын әйтүе кыен. Күптөрле яман шешле пациентлар бу хәлнең ничек килеп чыгуына гаҗәпләнә. Аннары бу кешенең элек кызынырга яратканы, кояшта пешкәне ачыклана», – дип сөйләде дерматолог.

Меланома белән ешрак 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр интегә. Базалиома 50 яшьтән узган кешеләрдә очрый. Әмма, табиб сүзләренчә, медицина практикасында 35 яшьтәге пациентлар да очрый. Авыру яшәрә. Бу нәрсә белән бәйле? Солярийда еш кызыну.

Солярийләргә йөрү – һичшиксез зарарлы. Анда кулланыла торган лампаларда сәламәтлек өчен куркыныч нурлар булмау факт түгел. Табиблар җиһазларны тикшерә яки сеансларны дозалый алмый. Кояш, әлбәттә, организм өчен кирәк, чөнки кояшта гына D витамины барлыкка килә. Кояшта кызынырга мөмкин, ләкин чамасын белеп. Кояш активлыгы бик югары булганда кызынырга кирәкми. Иртәнге 9дан 11гә кадәр һәм кичке 4тән соң кызыну яхшырак, – дип ассызыклады табиб.

Саклану чараларын күрү мәҗбүри. SPF дәрәҗәсе 50дән ким булмаган кояштан саклаучы кремнарны тәннең барлык ачык урыннарына да сөртергә кирәк. Табиблар кояш пешүдән сакланырга, саклаучы кием һәм кояштан саклаучы күзлек кияргә киңәш итә.

Күбебез, кояштан апрель -октябрь айларында сакланырга кирәк, дип саный. Луиза Казакова ачыклык кертә: SPF кремнарыннан даими файдаланырга кирәк, чөнки кояш елына 365 көн актив.

Фото: © «Татар-информ»

«Тиредә яңа шеш 2-3 атнадан артык бетмиме? Табибка йөгерегез!»

Табиб тире рагы симптомнарына аерым тукталды. Мәсәлән, меланоманың төрле чагылышлары бар. Әгәр миң, шул ук невус, үсә яки кечерәя башласа, сагаерга кирәк. Әгәр ул карала яки ачыграк төскә керә, каный, кычыта, кабык белән каплана, миңе тирәсендә көрән төстәге таплар барлыкка килә икән – бу начар билгеләр. Шуны истә тотарга кирәк: башлангыч чорда меланома тире дәрәҗәсеннән югары күтәрелми, бу – бары тик тап кына. Өстәвенә, меланома миң булмаган җирдә дә барлыкка килергә мөмкин.

Яссы күзәнәкле яман шеш тире кытыршыланган кебек күренә. Базалиома борчак рәвешендәге алсу төен яки энҗе кырыйлы ак булган тап булып күренә. Еш кына базалиома өслегендә эрозия була, ул каный һәм кабык белән каплана.

Базалиома, меланомадан аермалы буларак, метастазалар бирми. Ләкин ул тирәнгә кереп, тукымаларны җимерергә мөмкин. Табибка иртә мөрәҗәгать иткәндә, шеш җиңел генә кисеп алына, ә моны вакытында эшләмәсәң, пластик хирургка бару кирәк булырга мөмкин.

«5 миллиметрдан зуррак булган теләсә нинди яңа шешкә игътибар итәргә кирәк. Әгәр ул 2-3 атнадан артык бетми икән, бу – табибка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп. Тире рагы иртә стадиядә билгеләнсә, аны чыннан да дәвалап була. Үз гомерегезне озайту өчен табибка иртәрәк мөрәҗәгать итегез», – дип ассызыклады табиб.

Табиб кешеләрнең кайвакыт еллар буе шешләр белән йөрүләренә, үз сәламәтлекләренә җавапсыз карауларына зарлана. Тире яман шешен табу шактый җиңел. Әгәр эчке органнарны күреп булмый икән, тирене үз күзләрең белән өйрәнеп була. Үзеңне һәм якыннарыңны көн саен карап чыгарга кирәк. Башның чәчле өлешенә һәм колакларга аерым игътибар бирергә кирәк.

«Әгәр барлык миңнәрне күзәтеп торып булмаса, махсус аппарат ярдәм итәчәк»

Хәзерге медицинада тире яман шешен билгеләүнең заманча методлары бар. Шуларның берсе – дерматоскопия. Дерматоскоп – тире сурәтен 10-140 тапкырга зурайтырга мөмкинлек бирә торган аппарат.

«Һәр яңа миңне күзәтергә кирәк, ләкин невуслары бик күп булган кешеләр бар. Мондый очракларда шешне сизү кыен. Ул вакытта цифрлы дерматоскоп кулланыла. Пациентның бөтен тире япмасы, шул исәптән уч һәм табан тиресе дә сканерлана. Шикле миңнәр кызыл төстә күренә. Аннары табиб шикле урынны аерым карый», – дип сөйләде Луиза Казакова.

Дерматологның бурычы – тире рагын табу. Аны бетерү белән инде онкологлар шөгыльләнә. Бу – хирургия юлы белән эшләнә. Операциядән соң беренче елны пациентлар онкологка 3 айга 1 тапкыр, аннары ярты елга 1 тапкыр һәм елга бер йөриләр.

Шешне кисеп алганнан соң, кагыйдә буларак, эзе кала. Дерматолог сүзләренчә, кисем урынын бик озак күзәтү таләп ителми, әмма меланома очрагында мөмкин булган метастазларны күзәтү мөһим.

Март аенда Республика тире-венерология диспансеры Казанның 21нче поликлиникасы белән берлектә проект башлап җибәрде. Терапевтлар пациентны карый һәм, шикле әйбер тапсалар, фотографияләрне диспансерга җибәрә. Дерматологлар бу сурәтләрне өйрәнә, әгәр берәр шикле әйбер булса, бу пациентны үзләренә чакыралар. Тикшерелүче бу яңа шеш турында барлык мәгълүматларны анкетага тутыра», – дип сөйләде табиб-дерматолог.

Проектның әлегә исеме юк, әмма инде «җимешләр» китерә башлаган – диспансерга шик тудырган бер пациентны чакырганнар.

Республика клиник тире-венерология диспансеры мәгълүматлары буенча, Татарстанда тире яман шеше ачыклану очраклары арта. 2008 елда тире рагы белән авыручылар саны 100 мең кешегә 35 туры килсә, 2023 елда бу күрсәткеч – 100 мең кешегә 61,3. Меланома күрсәткече: 2008 елда – 100 мең кешегә 3,1, 2023 елда – 100 мең кешегә 8,3, бу – ил буенча уртача дәрәҗәдән түбәнрәк. Россия Федерациясендә авыру 100 меңгә 9,7 дәрәҗәсендә.

«Татар-информ»нан Роман Баданов язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100