Депутатларының пенсиясе күпме?
Дәүләт Думасы депутатларның пенсиясе турындагы мәгълүматларны игълан итте.
Дәүләт Думасы депутаты вазифаларын 5 елдан башлап 10 елга кадәр башкарган гражданнар – 46 мең, 10 ел һәм аннан артыграк башкарганнары 63 мең сум күләмендә пенсиягә өметләнә ала. Бу хакта РИА «Новости» агентлыгы Дәүләт Думасы сайтына сылтама ясап хәбәр итә.
«Дәүләт Думасы депутаты 84 мең 774 сум хезмәт хакы ала. Шул рәвешле, депутат вазифаларын 5 елдан башлап 10 елга кадәр башкарган депутатларның пенсиясе – 46 мең 626, 10 ел һәм аннан артыграк башкарганнарыныкы 63 мең 581 сум тәшкил итә», - диелә хәбәрдә.