Депутатлар яраклылык вакыты чыгып барган (һәм чыккан) азыкны пенсионерларга өләшмәкче
«Московский комсомолец» депуптатларның бер инициативасы турында яза.
«Күп кенә россиялеләр азык-төлекне запас белән сатып алалар, һәм нәтиҗәдә елына 1,3 миллиард тонна азык чүп савытына җибәрелә. Бөтен азык-төлекнең өчтән бере чүп чиләгенә китә. Шул ук вакытта безнең янәшәдә бу ризыкны ашарга шат булган кешеләр яши, ләкин алар өчен бу – кыйбат. Сүз пенсионерлар һәм аз керемле кешеләр турында бара. Дәүләт Думасы депутатлары кибетләргә яраклылык вакытының соңгы чигендә булган азык-төлекне аз керемле кешеләргә бушлай таратырга тәкъдим итә. Шул хакта закон проекты тәкъдим ителде», – дип яза газета.
Белгечләр хакимиятнең әлеге инициативасы, мохтаҗ булганнарга югары сыйфатлы булмаган ризык таратуның уңай һәм тискәре яклары турында Иҗтимагый яңалыклар хезмәте матбугат конференциясендә сөйләштеләр.
Азык-төлекнең, дарулар кебек үк, яраклылык коэффициенты бар. Әгәр дә май кабында «1 февральгә кадәр кулланырга» дип язылган икән, ул майга 1 февральдә дә, 2се, 3се дә берни булмаячак», – дип яза газета.
Сырок, йогурт, җиләк-җимеш – башка күп кенә ашамлыкларның да өстәмә яраклылык вакыты бар, – ди табиб, диетолог Елена Соломатина. – Кибет башта ук азыкны дөрес сакламаса, алар яраклылык вакытына кадәр үк бозылырга мөмкин. Гадәттә, супермаркетлар кагыйдәне бозмаска тырыша.
«Тиз бозыла торган ризыклар бар: балык, ит, фарш, субпродуктлар. Аларның мондый өстәмә яраклылык вакыты юк. Ә икенче яктан, йомырка, консерванты булган сырлар бар, алар хәтта суыткычта булмасалар да бозылмый. Туңдырылган пилмән, сосисканы айлар буе саклап була.
Кибетләргә пенсионерларга һәм аз керемлеләргә яраклылык вакыты бетәчәк ашамлыкларны бушлай таратырга мәҗбүр итүче закон проекты тирәсендә бәхәсләр бара. Янәсе, бу – кешеләрне кимсетү, – дип дәвам итә Елена Соломатина. – Минемчә, монда кимсетерлек бернәрсә дә юк. «Секонд-хенд»тан әйбер сатып алу кебек, тормышка гамәли мөнәсәбәт.
Әлбәттә, әле генә әзерләнгән ризык ашау яхшырак. Яраклылык вакыты чыгып бара торган ризыклар бик тәмле һәм хуш исле түгел икәне дә аңлашыла, әмма аларда микроэлементлар һәм витаминнар саклана. «Барысы да, хәтта хәлле кешеләр дә, ташламалы ризык сатып алалар. Гадәттә, зур шәһәрләрдә яшәүчеләр, гадәттәгечә, шимбә көнне гипермаркетларга барып, нормадан тыш ашамлык сатып алалар», – ди Елена Соломатина.
Яраклылык вакыты чыга торган кайбер ризыкларны, сәламәтлеккә зыян китермичә, пешереп була, дип саный диетолог. Эремчек һәм йөземнән – сырник, кәбестә һәм колбасадан – солянка. Ә менә базардан черегән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ташламалы бәяләр белән тәкъдим итсәләр дә, сатып алырга ярамый.
Бездә кешеләр ялгыш уйлый: помидорның бу күгәргән җирен кисеп атып, рагу ясый, ә бозылган алманы, чистартып, кайнатмага сала. Болай эшләргә ярамый! Әгәр черү процессы башланган икән, алар бөтен яшелчә яки җимешкә тарала, ул күзгә күренми генә, – дигән диетолог.
Фудшеринг (яраклылык вакыты чыккан азык-төлекне урнаштыру практикасы) белән шөгыльләнүче проект җитәкчесе Елена Судакова, төбәкләрдәге мохтаҗ кешеләргә яшәү бик авыр, дип зарлана. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта, мәсәлән, икмәк пешерү цехлары кич белән, ябылу алдыннан, ипи, печеньеларын тараталар.
Иң авыры – күп балалы гаиләләргә. Икенче урында – студентлар, өченчедә – пенсионерлар, – дигән Елена Судакова. – Калганнары да әзме-күпме мохтаҗ.
Фудшерингны Дәүләт программасына кертергә һәм моңа зур челтәрләрне генә түгел, ә барлык кибетләрне дә бәйләргә кирәк. Моның өчен этәргеч кирәк: ким дигәндә салым ташламалары. Инициатива федераль дәрәҗәдә кертелергә тиеш. Әгәр дә без бу яңалыкны региональ, ирекле итеп калдырабыз икән, зур нәтиҗә көтәргә кирәкми. Кайбер кибетләр 1 тапкыр гына популярлаштыру акцияләре оештырып алырга мөмкин, – дип йомгаклаган сүзен Елена Соломатина.