Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутатлар хуплады: Россия армиясенә яла ягучы кайберәүләр мөлкәтсез калачак

news_top_970_100
Депутатлар хуплады: Россия армиясенә яла ягучы кайберәүләр мөлкәтсез калачак
Фото: © «Татар-информ» архивы

Россия Кораллы көчләре турында фейклар тарату һәм дәүләткә каршы көрәшкә өндәгән өчен милекне конфискацияләү турында законны Дәүләт Думасында икенче һәм өченче укылышта кабул иттеләр. Хәзер Россия армиясенә яла ягарга омтылган һәркем ирегеннән генә түгел, милегеннән дә колак кагарга мөмкин. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Шулай да, җитди нюанслар бар. Закон проекты инициаторлары әйткәнчә, совет чорындагы кебек, җинаятьченең бар нәрсәсен тартып алу системасына кайту турында сүз бармый.

Закон проекты 3 очракта акчаны һәм милекне конфискацияләүне күздә тота.

Беренчедән, җинаятьчел юл белән тапкан нәрсәләр конфискацияләнергә тиеш.

Әгәр Интернетта Кораллы көчләр турында ялган тарата торган видеоблог алып барылса;

әгәр кешенең меңләгән язылучысы булса һәм алар каналга иганәче ярдәме күрсәтсә;

әгәр реклама акча китерсә яки моның өчен чит илдәге «дуслар» түләсә, җинаятьчел юл белән эшләнгән акча буларак, дәүләт шушы акчаны тартып алачак. Ә әбидән мирас булып калган фатирга беркем дә тими.

Икенчедән, җинаятьләрне яки дәүләт иминлегенә каршы теләсә нинди эшчәнлекне финанслауга тотылган милек тә дәүләткә күчәчәк. Ягъни тикшерү, әбиеңнән калган фатирны арендага биреп, шуның акчасын Украина Кораллы көчләренә җибәреп баруыңны ачыкласа, монда инде бернинди әби дә ярдәм итә алмый.

Өченчедән, җинаять кылуда кулланылган җиһазлар да конфискацияләнергә тиеш. Мәсәлән, Россия армиясен яманлап блог төшерү өчен кулланылган видеоҗиһазлар, яманат тарата торган мәгълүматны социаль челтәрдәге биткә урнаштыруда файдаланылган ноутбук та конфискацияләнә.

Бу өч очракта да тикшерү җинаятьнең үз файдаңны күздә тотып эшләнелгәнен исбатларга тиеш.

Законга төзәтмәләр армия турында фейклар, нацизм реабилитациясе, нацист символикасын демонстрацияләү һәм башка җинаятьләр өчен хәрби һәм мактаулы исемнәрдән, класс чиннарыннан һәм дәүләт бүләкләреннән авыр яки аеруча авыр җинаять өчен мәхрүм итүне күздә тота.

Хәзер закондагы үзгәрешләрне Федерация Советы хупларга, ә соңыннан президент имзаларга тиеш. Конфискация турында аерым закон юк – бу «Җинаять кодексы»на һәм «Җинаять-процессуаль кодексы»на төзәтмә, алар Россия иминлегенә каршы кылынган җинаятьләргә җәзаны аныклый. Армия турындагы фейклар, нацизм реабилитациясе һәм дәүләт иминлегенә каршы төрле гамәлләр кылуга өндәү турындагы маддәләр яңа исем алган.

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин белдергәнчә, бу документ «үз илләренә каршы җинаять кылучы сатлыкҗаннарга» җәза бирергә ярдәм итәчәк.

«Бу закон – Думадагы абсолют күпчелек депутатларның ныклы позициясе. Инициативага 395 имза куелган», – дигән Володин.

Конфискацияләнгән акча кая китәчәк? Баштарак депутат Александр Ющенко «моны дәүләт хәл итәчәк» дигән иде.

«Дәүләт кая китәсен, нинди нигездә китәсен билгеләячәк. Бу – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм, хәрбиләрнең үзләренә ярдәм итү өчен һәм башка максатларда кулланылырга мөмкин», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100