Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутатлар укытучыларны мәҗбүри рәвештә психиатрларда тикшертергә тәкъдим итә

Дәүләт Думасына шул хакта закон проекты тәкъдим ителгән.

news_top_970_100
Депутатлар укытучыларны мәҗбүри рәвештә психиатрларда тикшертергә тәкъдим итә
Евгений Марченко (сулда) һәм Гаджимет Сафаралиев

Дәүләт Думасындагы Гаджимет Сафаралиев һәм Евгений Марченко исемле депутатлар укытучыларны психиатрларда мәҗбүри тикшертеп торырга кирәк дип саный. Алар Дәүләт Думасына тәкъдим иткән закон проекты буенча, укытучылар биш ел саен психиатрларга күренеп, белешмә алып килергә тиеш. Бу мәктәп һәм профессиональ белем бирү педагогларына кагыла.

Депутатлар фикеренчә, тикшерү узганмы-юкмы икәнен мәгариф министрлыгы контрольдә тотарга тиеш.

Бу проект нигезендә, укытучы административ хокук бозса, эшеннән алынырга тиеш. Депутатлар фикеренчә, бу мәктәпләрдә тәртип урнаштырачак.

Белешмә өчен: әйтик автомобильдә барганда тизлекне арттыру, тыелган урында туктау, куркынычсызлык каешын эләктермәү, автомобильдә аптечка булмау да административ хокук бозуга керә.

Депутатлар законннарны кырысландыруны педагогларның укучыларга карата агрессиясе артуы белән аңлата, дип яза «Российская газета».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100