news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Депутат кинотеатрда үбешә торган урыннарга ташлама ясарга тәкъдим итте

news_top
Депутат кинотеатрда үбешә торган урыннарга ташлама ясарга тәкъдим итте
спектакльдән күренеш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кинотеатрга кереп үбешүчеләр гаилә бюджетына файда да китерергә мөмкин әле. Депутатлар шул турыда уйлана башлаган һәм документ әзерләп куйган.

Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков («Яңа кешеләр») Россия мәдәният министры Ольга Любимовага мөрәҗәгать юллаган. Ул бу документта министрдан гаилә парлары өчен кинотеатрларда «үбешү өчен» дип саналган урыннарга (залларының соңгы рәтләре) ташламалар кертергә тәкъдим итә. Кинотеатрларның бу чыгымнарын дәүләт капларга тиеш булачак. Документны ТАСС журналистлары да күргән.

Даванков сүзләренчә, бу чара традицион гаилә кыйммәтләренә дәүләт ярдәменең символик дәлиле була ала. Шулай ук мондый ташлама ирле-хатынлы парлар һәм яшь гаиләләр кинотеатрларга йөрсен өчен өстәмә стимул булачак, бу, үз чиратында, гаиләләрне ныгытуга һәм демографияне яхшыртуга ярдәм итәчәк.

«Моннан тыш, әлеге инициатива кинотеатрларга йөрүчеләр санын арттырырга мөмкин. Матбугат чаралары мәгълүматлары буенча, 2025 елның беренче кварталында Россия кинотеатрларында сатылган билетлар саны соңгы 3 елда иң түбән булган», – дип аңлата парламентарий.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар