Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутатлар чит илгә шәхси мәгълүматлар җибәргән өчен 10 елга утыртырга тәкъдим итә

news_top_970_100
Депутатлар чит илгә шәхси мәгълүматлар җибәргән өчен 10 елга утыртырга тәкъдим итә
"Татар-информ" архивы

«Бердәм Россия» партиясе депутатлары Дәүләт Думасына шәхси мәгълүматларны читкә җибәргән өчен җаваплылыкны кырысландыру турында закон проекты тәкъдим иттеләр. Бу хакта сенатор Андрей Турчак хәбәр итте. Бу төзәтмәләр штрафларны арттыра, шулай ук мәгълүматларны сату өчен чит илгә чыгарганга 8 елга кадәр иректән мәхрүм итүне дә күздә тота. Әгәр мәгълүматларны читкә чыгару гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китерә икән – 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.

«Бердәм Россия» Дәүләт Думасына берничә закон проекты кертте. Алар шәхси мәгълүматларны читкә тараткан өчен җәзаны кырысландыра. Административ хокук бозуларның яңа составы кертеләчәк, һәм штрафлар бермә-бер артачак. Аерым очракларда җаваплылык дистәләгән һәм йөзләгән миллионнарда исәпләнәчәк. Мәгълүматларны урлаучыларга 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный», – дип язган Андрей Турчак үзенең «Телеграм» каналында.

Россиялеләрнең мәгълүматларын «сату һәм башкаларга тапшыру өчен» читкә алып чыгучыларны 8 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әгәр бу – гражданның сәламәтлегенә яки гомеренә яки иҗтимагый иминлеккә зыян сала икән, иректән мәхрүм ителү срогы 10 елга кадәр була. Мәгълүмат таратудан бизнес ясаучыларга 5 елга кадәр төрмә һәм штраф яный.

Административ һәм Җинаять кодексына кертеләчәк төзәтмәләр нигезендә, җаваплылык читкә чыгарылган мәгълүмат күләменә карап арта. Әгәр аеруча «нәзберек» мәгълүматлар, мәсәлән, медицина мәгълүматы читкә таралса, штрафлар күбрәк була.

Профессиональ киберҗинаятьчеләрне дә, компанияләрнең гади хезмәткәрләрен дә җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Вазифаи затлар өчен штраф 800 меңнән 2 миллионга, юридик затлар өчен – 3 миллионнан 15 миллионга кадәр була. Бу җинаятьне кабат кылган өчен штраф, компаниянең кеременә бәйле рәвештә, 100әр миллионга кадәр күтәрелергә мөмкин.

Юридик затлар өчен хәзерге 100-300 мең сумлык штрафлар компанияләр өчен клиентларның шәхси мәгълүматларын саклау өчен стимул була алмый, дип саный сенатор. Аның сүзләренчә, ахырда, кара базарда Россия халкының 80 процентының мәгълүматы бар, ә моның зыяны узган ел якынча 8 млрд сумны тәшкил иткән.

Шәхси мәгълүматларны читкә тараткан өчен җәзаны кырысландыра торган закон проекты турында 2022 елның языннан бирле фикер алышу бара. «Ведомости» чыганагы сүзләренчә, «утечкалардан» зыян күргән кешеләргә компенсация кайтаруны кертү мәсьәләсе буенча каршылыклар аркасында төзәтмәләр турында фикер алышуны катлауландырган.

Агымдагы елның октябрендә бизнес-берләшмәләр Дәүләт Думасы вице-спикеры Вячеслав Володинга яңа закон проектында әйләнештәге штрафлар механизмын үзгәртергә тәкъдим итеп хат җибәрә. Компанияләр еллык керемнең гомуми күләменә карап түгел, ә клиентларның шәхси мәгълүматларын таратуны кабатлаган һәр очрак өчен штрафларны арттырырга тәкъдим итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100