Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутат хатынның фатирына ут төрткәннәр һәм аңа кислота сибү белән янаганнар

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендә 2 яшүсмер Химки депутаты фатирына ут төрткән. Һөҗүм алдыннан аның гаиләсенә берничә көн дәвамында бөтен дөньядан төрле янаулар белән смс-хәбәрләр яудырганнар.

SHOT телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, узган пәнҗешәмбедә Химки өлкә хастаханәсенең 7 нче поликлиникасы мөдире Ирина Спирина (Химки депутатлар Советы депутаты) телефонына янаулар белән хәбәрләр ява, хәбәрләр Украина, Румыния, Канада һәм башка илләрнең номерларыннан килә. Хейтерларга Ирина һәм аның иренең телефон номерлары гына түгел, аларның теркәлү урыннары турында мәгълүматлар да билгеле була. Сәбәбе – табибның узган ел Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән ачык чараларда катнашуы, диелә хәбәрләрдә.

Түрә куркып калмый, полициягә дә мөрәҗәгать итми, хәбәрләрне игътибарсыз калдыра. Әмма узган ялларда 16 яшьлек яшүсмер һәм аның 15 яшьлек дусты автомобиль шинасын аның фатиры ишеге янына китереп яндыра. Шуннан соң алар инде хатын-кызга кислота сибү белән яный башлыйлар.

Нәтиҗәдә үсмерләрне тоткарлыйлар. Аларның берсе башкала мәктәбенең 8 нче сыйныфында укый, икенчесе исә беркайда да укыймый, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100