news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Депутат: WhatsApp мессенджерына Россиядән китәргә әзерләнергә вакыт

news_top
Депутат: WhatsApp мессенджерына Россиядән китәргә әзерләнергә вакыт
Фото: © «Татар-информ»

Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт буенча комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Антон Горелкин сүзләренчә, WhatsApp мессенджерына Россиядән китәргә вакыт. Бу турыда «Татар-информ» яза.

WhatsApp мессенджеры Россия базарыннан китәргә әзерләнергә тиеш. Бу хакта Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте буенча комитеты рәисе урынбасары Антон Горелкин хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, WhatsApp мессенджерын РФ Хөкүмәте төзи торган дус булмаган илләрдә җитештерелгән программалар исемлегенә кертү ихтималы зур.

«WhatsApp мессенджеры Россия базарыннан китәргә әзерләнергә тиеш. Meta* исемле экстремистик оешмага караган бу мессенджерның Президент йөкләмәсе буенча Хөкүмәт тарафыннан төзелә торган дус булмаган илләр программалары исемлегенә керү ихтималы бик зур», – дип язган Горелкин үзенең телеграм-каналында.

Парламентарий әйтүенчә, бүгенге көндә WhatsApp мессенджеры белән көн саен Россия халкының 68 проценты файдалана.

Горелкин фикеренчә, WhatsApp урынына милли мессенджер чыгуы мөмкин. Моннан тыш, хакимият органнары мессенджерда уникаль функцияләр ясалуын көтә – бу хакта тиешле закон проектын тикшергәндә сөйләшүләр булган. Болар – «Дәүләт хезмәтләре» аша верификацияләү, башка дәүләт сервислары белән интеграция, цифрлы ID, электрон имза ярдәмендә эшләү һәм башкалар, дип йомгаклады депутат.

*Meta (Facebook һәм Instagram социаль челтәрләре) эшчәнлеге Россиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар