Депутат үзен балалар тәрбияләүгә багышлаган ата-анага «хезмәт хакы» түләргә тәкъдим итә
Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов үзен тулысынча балаларын тәрбияләүгә багышлаган ата-аналарның берсенә «хезмәт хакы» түләү мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән. Бала билгеле бер яшькә җиткәнче. Инициатива белән ул Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка мөрәҗәгать иткән. Аның мөрәҗәгатенең күчермәсе RT карамагында бар, дип яза РИА Новости.
«Гаилә институтына ярдәм итүнең һәм демографик вазгыятьне стимуллаштыруның мөһимлеген исәпкә алып, үзен балаларын тәрбияләүгә багышлаган ата-аналарның берсе өчен Дәүләт «хезмәт хакы» кертү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», – диелә мөрәҗәгатьтә.
Милонов ассызыклаганча, еш кына гаиләләрдә баланы 5-6 яшькә кадәр карарга туры килә, шуңа ир белән хатынның берсе үз карьерасын корбан итә,һәм гаилә кереме кискен кими.