Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутат укытучыларны һәм иптәшләрен кыерсыткан балалар проблемасын хәл итәргә чакыра

news_top_970_100
Депутат укытучыларны һәм иптәшләрен кыерсыткан балалар проблемасын хәл итәргә чакыра
Салават Камалетдинов фотосы

Дәүләт Думасында укытучыларга ярдәм итү буенча эшче төркем булдырылачак. Бу хакта Дәүләт Думасы вице-спикеры, ЛДПР фракциясе депутаты Борис Чернышов әйтте, дип яза «Дума ТВ» сайты.

Парламентарий искәрткәнчә, 2023 ел «Педагог һәм остаз елы» дип игълан ителде.

«Бүген укытучыларга зур йөкләнеш – бюрократик йөкләнеш, тәрбия, укыту йөкләнеше туры килә. Без укытучыларга булган йөкләнешне киметә торган законнар булдырдык, әмма мәктәпләрдә дебюрократизация сакланып калды. Мәктәпләрнең 80 процентында бюрократия калды. Укытучылар белән аралашкан вакытта моның белән килешми булмый», – диде депутат.

Депутат сүзләренчә, шулай ук укытучыларга карата буллинг проблемасы да бар.

«Балалар укытучыны эштән китү дәрәҗәсенә китереп җиткерергә мөмкин. Ил буенча мондый мисаллар җитәрлек, укытучыларга ярдәм итү буенча эшче төркем булдырачакбыз. Һәм тагын бер проблема – белем бирү процессындагы кырыслык эпидемиясе. Балаларны классташлары ук мыскыл итәргә мөмкин. Бу – якын арада хәл ителергә тиешле проблемалар», – диде Борис Чернышов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100