news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Депутат Татарстанда 12 яшьлек кыз инфекциядән үлгәннән соң лагерьне тикшерергә кушты

news_top

Дәүләт Думасының Гаиләне саклау, ата-ана һәм балалар мәсьәләләре комитетының беренче урынбасары Роза Чемерис, Бөгелмәдә 12 яшьлек кыз менингококк инфекциясеннән үлгәннән соң, лагерьне тикшерү үтенече белән Генераль прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Оешма администрациясе тарафыннан халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге, гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм балигъ булмаганнарның хокукларын саклау турындагы законнар үтәлү-үтәлмәвен тикшерүегезне сорыйм», – диелә Россия генераль прокуроры Александр Гуцанга юлланган мөрәҗәгатьтә.

Искәртеп үтәбез, 1 ноябрьдә кыз лагерьның медпунктына мөрәҗәгать иткән, икенче көнне аны хастаханәгә салганнар. 2 ноябрьдә 17:15 сәгатьтә кызның йөрәге тибүдән туктаган. Беренчел диагноз – менингококк инфекциясенең яшен тизлегендәге формасы, Уотерхаус-Фридериксен синдромы, менингококцемия. Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров вазгыятьне шәхси контролендә тота. Бөгелмә Үзәк район хастаханәсе базасында балаларны менингококк инфекциясенә каршы вакцина ясау мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар