news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Депутат Свинцов: «Социаль челтәрләрдә чиксез лента юкка чыгарга мөмкин»

news_top

Бөтен дөнья буенча социаль челтәрләр регуляторлар таләбе белән очраша: вакыт нормалары билгеләү аркасында, иртәме-соңмы чиксез лента юкка чыгачак. Бу турыда Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе урынбасары Андрей Свинцов ТАСС агентлыгына сөйләгән, дип яза «Татар-информ».

Депутат фикеренчә, хәзер төрле социаль челтәрләр акрын гына бетүгә таба бара, ә бөтен дөньяда чикләүләр дулкыны башланды. Әлегә алар бары тик балаларга һәм үсмерләргә (төрле илләрдә 14, 15 яки 16 яшькә кадәр) кагыла, әмма Свинцов фикеренчә, бөтен планета шушы принцип буенча китәчәк.

Аның сүзләренчә, олы кулланучыларны да үзгәрешләр көтә. Регуляторлар платформаларга катгый таләпләр куячак, дип фаразлый ул. Кыска видеоларга чиксез скроллинг мөмкинлеге юкка чыгачак, мәсәлән, лента биш минут эшләячәк тә, берничә сәгатькә туктап торачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар