news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Депутат, Советлар Союзы һәм Россия герое Артур Чилингаров үлгән

news_top
Депутат, Советлар Союзы һәм Россия герое Артур Чилингаров үлгән

Дәүләт Думасы депутаты, салкын төбәкләрне тикшерү белән танылган Артур Чилингаров үлгән. Бу хакта Дума хәбәр итте.

Чилингаров – география фәннәре докторы, профессор, ул Арктика, Антарктиданы тикшерүе белән танылды, шулай ук Төньяк Боз океанында тикшерүләр алып барды.

Чилингаров 1939 елның 25 сентябрендә Петербургта туган. 1986 елда «Михаил Сомов» корабы Антарктика бозларына кысылып, поляр кыш шартларында коткару эшләре алып барган өчен, аңа Советлар Союзы герое, 2008 елда Арктик экспедиция үткәргән өчен, Россия Герое исеме бирелә. Ул соңгы елларда авырган. «Бик матур, озын, кызыклы гомер кичерде», – дигән аның турында коллегалары.
Чилингаров Дәүләт Думасына 7 тапкыр сайланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар