news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Депутат социаль челтәрдә сүгенеп җавап биргән

Хатын-кыз депутат үзен шулай дорфа тотуына үкенүен әйтә.

news_top
Депутат социаль челтәрдә сүгенеп җавап биргән
Рамил Гали

Ульяновск шәһәр думасы депутаты Виктория Маркелова социаль челтәрдә аралашканда сүгенү сүзләре кулланган. Бу хәлгә матбугат чаралары игътибар иткән. «Говорит Москва» радиосында әңгәмә вакытында түрә хатын аңлатма биргән. Бу турыда РИА Новости язды.

Ул социаль челтәрдә үзенең планнары турында язган. Бер ир-ат комментарийда түрәне «бар кешене дә алдый» дип гаепләгән. 

«Мин аны алдаганым бармы дип сорадым. Аннары текстны сез күргәнсездер инде. Мин аның белән бер дәрәҗәгә төшемә бик үкенәм», — ди Маркелова.

РИА Новости белән әңгәмә вакытында Маркелова язылучыларыннан һәм бу диалогны күргән кешеләрдән гафу үтенүен әйткән. 

«Тыелып кала алмавым өчен гафу үтенәм. Хөрмәт итмәүгә ачуым чыкты», — ди түрә. Ул үзенең депутат буларак түгел, ә кеше буларак комментарий язуын да искәртә.

Маркелова мондый контекстта хисләнү депутатка килешмәвен дә әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар