news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Депутат Россиядә 25тән яшьрәкләргә кредит бирмәскә тәкъдим итә

Ленинград өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты Владимир Петров Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка кредитларны бары тик 25 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә генә бирергә кирәк дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.

news_top
Депутат Россиядә 25тән яшьрәкләргә кредит бирмәскә тәкъдим итә

Депутат фикеренчә, яшь россиялеләр иң кирәкле булмаган әйберләргә — модалы гаджетлар, чит илдә ял итү, кыйммәтле автомобильләр өчен кредитлардан файдалана. Бу кулланучылар кредитының беренче максатларына туры килми.

35 яшькә кадәр россиялеләрнең яртысының банкларда кредитлары бар, дип билгеләп үтте Петров. "Бу өлкәдә килеп туган вәзгыять никах, бала табу һәм безнең киләчәккә инвестицияләр институтын үстерүгә ярдәм итү өлешендә дәүләт мәнфәгатьләренә тискәре йогынты ясый", - диелә депутатның Медведевка мөрәҗәгате текстында.

Тәкъдим ителгән чаралар яшьләрнең финанс сәламәтлеге өчен уңай йогынты ясарга тиеш дип саный депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар