Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутат рәшәткә артында: миллионлаган ришвәт өчен Казанның баш “Мойдодыр”ын колониягә озаттылар

Суд Казан шәһәр думасы депутаты, “Мойдодыр” автомойкалар челтәре генераль директоры Надыйр Хәйруллинны өч елга колониягә хөкем итте. Аны мошенниклыкта, 24 миллион сум акча үзләштерүдә гаеплиләр. Ләкин депутат үзен гаепле санамый. Акчаны кем алган? Бу хакта “Татар-информ” репортажында.

news_top_970_100
Депутат рәшәткә артында: миллионлаган ришвәт өчен Казанның баш “Мойдодыр”ын колониягә озаттылар

2017 елның язында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре Казан шәһәр думасы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Надыйр Хәйруллинны кулга алды. Аны ришвәт бирүчеләргә арадашлык күрсәтүдә гаеплиләр.

Тикшерү версиясе буенча, депутатка Альберт Кәбиров мөрәҗәгать иткән. Бу кеше Казанның Менделеев урамында берничә таунхаус төзегән, тик аларны законлаштыра алмаган.

2004-2005 елларда берничә җир кишәрлеге алып, 2008-2010 елларда аларда җиде шәхси йорт төзегән һәм һәркайсын берничә фатирга бүлгән булган.

- Без барысын да закон буенча эшләдек, - дигән иде февраль аенда узган судта Альберт Кәбировның улы Марат.

Аның сүзләренчә, төзелешнең юридик мәсьәләләре ул үзе шөгыльләнгән.

- 2011-2012 елларда юридик практика үзгәрде. Әмма без Сочидагы шуңа охшаш бер мисалны таптык, анда ике якны да канәгатьләндерерлек килешү төзелгән булган. Бу идея әтигә дә ошады”, - дип сөйләде Марат.

Проблема шунда: таунхауслар күпфатирлы йорт дип таныла алмый, чөнки законда язылган таләпләргә туры килми. Шуңа күрә корылмаларны теркәгәндә проблемалар килеп чыккан.

2014 елда Альберт Кәбиров танышы Надыйр Хәйруллиннан йортларны теркәү мәсьәләсен хәл итү өчен, Казан Башкарма комитеты белән “мөнәсәбәтләрне җайга салырга” ярдәм итүен сорый.

Марат Кәбиров сүзләренчә, Надыйр Хәйруллин мәсьәләне хәл итү өчен 24 миллион 150 мең сум акча сораган. Шул ук вакытта судка Казан Башкарма комитетыннан таунхаусларны сүтүне таләп иткән шикаятьләр килгән.

Марат Кәбиров судка сөйләгәнчә, әлеге факт аларны Хәйруллинның тәкъдименә ризалашырга этәргән. Бөтен сумманы ике ай эчендә җыеп биргәннәр. Марат сүзләренчә, акчаны Альберт Кәбиров үзе һәм аның кече улы Артур тапшырган.

Әмма 2015 елда суд бер йортны сүтү карарын чыгара. Кәбировлар Хәйруллиннан акчаны кайтаруны таләп итә.

Алыш-бирешкә ризалашып, акчаларны алган депутат вәгъдәсен үтәми.

Артур Кәбиров сүзләренчә, ул депутатка берничә мәртәбә мөрәҗәгать иткән һәм акчаны кире кайтаруны сораган. Ләкин ул бернинди дә акча юк, имеш алар Башкарма комитетның Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе элекке җитәкчесендә, дип ышандырган.

Төзүчеләр, депутат аларны алдаганын белгәннән соң, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре Хәйруллинны кулга ала. Ул “Аеруча зур күләмдә ришвәт бирүдә арадашлык күрсәтү” маддәсе буенча гаепләнә.

Казанның Идел буе судында булган утырышларда Кәбиров һәм Хәйруллинның балачакларында бер урамда үсүләре, хәтта дус булулары да ачыклана.

Надыйр Хәйруллин Альберт Кәбировның үзенә берничә мәртәбә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен әйтә. Тик тора-бара аларның дуслыгы сүрелә.

“Ул миңа акча алырга һәм аны Салиховка, ягъни Башкарма комитетның Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе җитәкчесенә тапшыруымны үтенде. Әмма мин ул акчалардан баш тарттым һәм аларны алмадым. Кәбиров төзегән таунхауслар сүтелергә тиеш иде, ә ул коткарыр өчен төрле чаралар эзләде. Ярдәм сорап гел миңа мөрәҗәгать итте”, - дип сөйләде Надыйр Хәйруллин.

Альберт Кәбиров депутат акчаларны алды, дип ышандыра. Ул Хәйруллинны законның бөтен кырыслыгы белән хөкем итәрләр һәм акчаларны кире үзенә кайтарырлар, дип өметләнгән.

Тик акчаларны Кәбировка кайтару-кайтармаулары билгеле түгел. Ачыкланганча, 6 августта Надыйр Хәйруллин үзен банкрот итеп тануларын үтенеп, Татарстан Республикасының Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән. Бу мәгълүмат Арбитраж суд сайтында урнаштырылган.

23 октябрьдә Казанның Идел буе суды Надыйр Хәйруллинны мошенниклыкта гаепле дип тапты һәм өч елга гомуми режимдагы колониягә җибәрде.

Дәүләт гаепләүчесе Надыйр Хәйруллинны биш елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

Суд залында Казан шәһәр думасы депутатының кулларын богаулап, сак астына алдылар.

Сүз уңаеннан, Надыйр Хәйруллиннан депутатлык мандатын алырга ашыкмыйлар.

“Судка нокта куелгач кына ниндидер карар кабул ителәчәк”, - дип хәбәр итте “Татар-информ”га Казан мэриясе матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Казанцев.

Ә ул әгъза булып торган “Бердәм Россия” фиркасеннән Надыйр Хәйруллинны якын арада чыгарырга планлаштыралар. 

“25 октябрьгә “Бердәм Россия”нең Казан бүлекчәсе сәяси советы утырышы планлаштырылган. Анда Надыйр Хәйруллинны Партия уставы нигезендә партия әгъзалары исемлегеннән чыгару каралачак”, - дип хәбәр итте “Татар-информ”га “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәкара бүлеге матбугат сәркатибе Наталья Лукина.

Альберт Кәбиров суд карары белән бик үк риза түгел. Мондый җинаять өчен депутат зуррак срок алырга тиеш, дип саный ул.

“Иманым камил, ул әле Югары судка шикаять бирәчәк һәм аның срогын тагын да киметәчәкләр”, - диде Альберт Кәбиров.

Чыннан да, хөкем карары әйтелгәннән соң ук суд залында Надыйр Хәйруллин үзенең адвокаты белән киләчәккә планнарын сөйләште. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100