Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта пенсия күләме бик аз була?

news_top_970_100
Кайсы очракта пенсия күләме бик аз була?
Фото: Солтан Исхаков \ "Татар-информ" архивы

Хезмәт эшчәнлеге вакытында җибәрелгән кайбер хаталар һәм җитешсезлекләр киләчәктә пенсия түләүләрен киметергә мөмкин. Аерым алганда, бу – рәсми эш булмау, «соры» хезмәт хакы, хезмәт стажындагы тәнәфесләр, салым буенча бурычлар булырга мөмкин.

«Пенсия кимү белән сюрпризлар булмасын өчен, алдан ук кайбер нәрсәләрне исәпкә алырга һәм билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Әйтик, рәсми рәвештә теркәлмичә генә эшләгәндә, социаль фондка түләүләр бармый, шуның аркасында иминият стажы һәм пенсия баллары җыелып бетми. Рәсми расланган эш еллары саны күбрәк булган саен, пенсия күләме дә шулкадәр күбрәк була. Эш бирүченең иминият «взносларын» дөрес җибәреп баруын контрольдә тотарга кирәк», – ди Дәүләт Думасының милек, җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча комитеты рәисе («КПРФ» партиясе) Сергей Гаврилов.

Пенсияне киметә торган тагын бер фактор - «соры» хезмәт хакы. «Эш бирүче хезмәт хакын конвертта түли икән, бу – Россия Социаль фондына җибәрелә торган түләүләр күләмен киметә. Нәтиҗәдә – пенсия тупланмасы аз була, шуңа күрә, пенсиягә чыккач, түләүләр дә аз була. Бухгалтериядән, һичшиксез, исәп-хисап кәгазьләрен сорагыз һәм хезмәт хакының тулысынча рәсми булуын күзәтеп торыгыз», – дип кисәтә депутат.

Шулай ук хезмәт стажындагы өзеклекләр дә пенсиягә тәэсир итә. «Карьерада озакка сузылган теләсә нинди тәнәфес пенсия баллары күләменә һәм стажга тәэсир итә. Эш бирүчедән Россия Социаль фондына иминият кертемнәре барамы-юкмы икәнен тикшерегез. Моны социаль Фондның рәсми сайтында шәхси кабинет аша эшләргә мөмкин. Исәпләүләрдәге хаталарны алдан ук ачыклау яхшырак, әлегә аларны төзәтү мөмкинлеге бар», – дип сөйли депутат.

Хезмәт стажы турындагы документларны югалту да начар тәэсир итәргә мөмкин. «Хезмәт кенәгәләрен, хезмәт хакы турында белешмәләрне һәм стажны раслый торган башка документларны саклау мөһим. Алар булмаган очракта пенсияне тулы күләмдә билгеләүдә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин», – дип аңлата Гаврилов.

Бурычлар булу да пенсия күләмен киметергә мөмкин, ди Гаврилов. «Салым, штраф һәм кредитлар буенча бурычлар булса, автомат рәвештә пенсиядән тотылып калырга мөмкин», – ди ул.

Киләчәктә югалтулар булмасын өчен, йөкләмәләрне вакытында түләргә, бурычларны салым хезмәте яки «Госуслуги» аша вакытында тикшереп торырга һәм финанс мәсьәләләрен вакытында хәл итәргә кирәк.

Дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр, ведомство билгеләре, дәүләт хакимияте органнарыннан Рәхмәт хатлары, грамоталар яисә башка рәсми бүләкләү документлары булганда, пенсиягә тиешле өстәмә түләүләр булуына инанырга кирәк.

«Исәпләүләрнең дөреслеген һәм барлык документларны исәпкә алуны тикшерү өчен, Социаль фонд бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, шулай ук Социаль фондның онлайн-сервисларын кулланырга киңәш ителә. Анда барлык тиешле өстәмә түләүләр турында белергә мөмкин», – дип йомгаклады Гаврилов. Бу хакта «ТАСС» яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100