Депутат Нилов халыкка «хәрби салым» кертергә тәкъдим итә: «1-2 мең сум. Авырмы әллә?»
«Газета.ру» язуынча, Дума депутаты Олег Нилов «хәрби салым» кертергә тәкъдим итә. Ул 45 яшьтән яшьрәкләрнең табышының 2-3 процентын тәшкил итәргә һәм армия файдасына тотылырга тиеш. Бу хакта ул интервьюсында әйткән.
«Тыныч йоклыйсыгыз киләме һәм мобилизация турында уйламаска телисезме? НДФЛга өстәп 2-3 процент түләгез. Авырмы әллә? Бу 40 миллион кешенең һәркайсыннан 1-2 мең сум, нәтиҗәдә бер айга 50 миллиард килеп чыга», дигән ул.
Нилов фикеренчә, яңа салымны барлык ирләрдән алырга кирәк. «Мобилизацияләнгәннәр, махсус операциядәгеләр өчен финанслауны 2 тапкырдан артыгракка арттырырга мөмкинлек бирә. 200 мең түгел, 400-500 мең алачаклар», – дигән депутат.