Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутат Нилов халыкка «хәрби салым» кертергә тәкъдим итә: «1-2 мең сум. Авырмы әллә?»

news_top_970_100
Депутат Нилов халыкка «хәрби салым» кертергә тәкъдим итә: «1-2 мең сум. Авырмы әллә?»
Дәүләт Думасы сайтыннан

«Газета.ру» язуынча, Дума депутаты Олег Нилов «хәрби салым» кертергә тәкъдим итә. Ул 45 яшьтән яшьрәкләрнең табышының 2-3 процентын тәшкил итәргә һәм армия файдасына тотылырга тиеш. Бу хакта ул интервьюсында әйткән.
«Тыныч йоклыйсыгыз киләме һәм мобилизация турында уйламаска телисезме? НДФЛга өстәп 2-3 процент түләгез. Авырмы әллә? Бу – 40 миллион кешенең һәркайсыннан 1-2 мең сум, нәтиҗәдә бер айга 50 миллиард килеп чыга», – дигән ул. 

Нилов фикеренчә, яңа салымны барлык ирләрдән алырга кирәк. «Мобилизацияләнгәннәр, махсус операциядәгеләр өчен финанслауны 2 тапкырдан артыгракка арттырырга мөмкинлек бирә. 200 мең түгел, 400-500 мең алачаклар», –дигән депутат.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100