Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутат: «Мобилизацияләнгәннәр контрактникларга алыштырылачакмы» дигән сорауга җавап бирә

news_top_970_100
Депутат: «Мобилизацияләнгәннәр контрактникларга алыштырылачакмы» дигән сорауга җавап бирә
Фото: Картаполовның шәхси сайтыннан

Дәүләт Думасының оборона буенча комитеты җиткәчесе Андрей Картаполов мобилизацияләнгәннәрнең өйләренә кайтарылмаячагын, махсус операциядә башка кешеләр белән алыштырылмаячагын әйткән. Аның фикеренчә, алар инде 1 ел сугыша һәм профессионалларга әйләнеп беткән. Бу хакта ул «Фонтанка»га интервьюсында сөйли.

«Алар махсус операция төгәлләнгәч өйләренә кайтачак. Бернинди ротация дә каралмаган. Аларга ярты ел саен отпуск каралган, алар ялга кайта», – дигән депутат.

Журналистның сораулары һәм депутатның җаваплары болайрак:

2023 елда контракт буенча 410 мең кеше кабул ителде. Оборона министры Сергей Шойгу, 2024 ел азагына кадәр контракт буенча хезмәт итүчеләр 745 меңгә җитәчәк, дигән иде. Бу кешеләр мобилизацияләнгән 300 меңне кайтарып җибәрергә җитәрлек түгелме?

– Беренчедән, беркемне дә кайтарып җибәрүнең кирәге юк, – дип җавап бирә Картаполов.

Җәмгыятьтә гаделлеккә таләп бар. Мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары ротация (башкалар белән алыштыру) сорый, ни өчен аларның үтенечен кабул итмәскә?

– 1941 елда безнең армия тыныч шартлардагы армия булудан туктады. Күп кеше һәлак була, күп кеше әсирлеккә эләгә. Мәскәүне Казахстанда җыелган панфиловчылар, мәскәүлеләр, ополчение саклый. Нәрсә, аларны да таратырга кирәк идеме? Сез күз алдына китерәсезме, 1942 елда, без Иделгә кысрыкланган чакта, хатыннар җыелып Кремльгә килеп, Сталинга: «Иосиф Виссарионович, әйдәгез, 1941 елда җыелганнарны җибәрик. Алар инде 1 ел сугыша. Нәрсә инде бу? Гаделлек кирәк», – дисә? Мондый әйбер беркемнең дә башына килмәгән.

Бүген менә бу хакта әллә нидә бер булса да әйтеп торалар. Бу – безнең дошманнар тарафыннан, ЦИПСО-ЦРУ (АКШ һәм Украина махсус хезмәтләре) тарафыннан җибәрелә. Аларны тыңларга кирәкми. Кемнәрне җыйдылар? Россия Федерациясенең хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарын. Россия Федерациясенең хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле һәр гражданы, Ватан чакыруы буенча, теләсә кайчан килергә һәм бурычын үтәргә тиеш. Монда бернинди дә социаль гаделлек турында сүз юк.

Мин сезнең белән килешер идем, әмма бер әйбер бар – Бөек Ватан сугышында дөрестән дә бөтен ил сугышкан, ә монда мобилизацион резервның 1 проценты турында гына сүз бара. Гаделлек шунда – яки Бөек Ватан сугышы чорындагы кебек бөтен кешене мобилизацияләргә кирәк, яки контракт төзергә әзер булмаганнарны җибәрергә кирәк.

– Беренчедән, гомуми мобилизациянең әлегә кирәге юк. Һәм якын арада мондый мохтаҗлык булмаячак. Аңлагыз – мобилизацияләнгәннәр 1 ел сугыша, алар үз эшләренең профессионалына әйләнде. Һәм сез профессионаллар урынына башкаларны җыярга, аннары аларны тагын озаклап әзерләүне телисезме? Менә безнең дошманнар шуны тели дә инде. Шуңа да монда социаль гаделлек юк. Хәзерге вакытта бурычларын үтәгән кешеләр социаль яклау ала һәм башка күп әйберләр. Хәзерге вакытта мобилизацияләнгән кешегә, аның гаиләсенә караганда якланганрак кеше илдә юк, шуңа да, әйдәгез, алдашмыйк. Егетләр сугыша, шуның өчен аларга рәхмәт, сәламәтлек. Алар бу бурычны үти.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Булган булсак бездэ жибэрмэгэн булыр идек, 3айга учебкага гына диеп ялганлап мэжбури кул куйдырып алып киттелэр. Алархэрби бурычларын 10ел элек утэпкайттылар инде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100