Дәүләт Думасының «Гадел Россия» фракциясе депутатлары картлык буенча иминият пенсиясенең минималь күләмен 50 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иткән. Бу турыда РИА Новости яза.
Социаль фонд рәисе Сергей Чирков исеменә юлланган әлеге мөрәҗәгать редакция карамагында бар, диелә хәбәрдә.
Инициативаны партия лидеры, Думада фракция башлыгы Сергей Миронов һәм Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комитет рәисе Яна Лантратова әзерләгән.
«Иминият пенсиясенең минималь күләмен ким дигәндә 50 000 сум итеп билгеләүне кирәкле дип саныйбыз», – диелә хатта.
РИА Новости белән әңгәмәдә Миронов искәрткәнчә, бүген картлык буенча иминият пенсиясенең минималь күләме якынча 13,3 мең сум тәшкил итә. Аның сүзләренчә, бу сумма пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә дә җитми: федераль дәрәҗәдә ул якынча 15,2 мең сум.
«Минималь пенсияне 50 мең сумга кадәр күтәрү өлкән буын вәкилләренә лаеклы яшәү дәрәҗәсен тәэмин итәргә, сәламәтлекне һәм активлыкны сакларга мөмкинлек бирәчәк», – дип өстәде Миронов.
Инициативага аңлатма биреп, Лантратова агентлыкка әңгәмә вакытында билгеләп үткән: пенсияне 50 мең сумга кадәр күтәрү минималь уңайлылык кына түгел, ә өлкән буынның илнең социаль-икътисади тормышындагы актив ролен кире кайтару мөмкинлеге дә бирә.
«Искәртеп үтәсем килә: сыйфатлы гомер озынлыгын арттыру бурычы «Демография» илкүләм проектында каралган», – дип ассызыклады ул.