МАХ илкүләм мессенджеры яшерен күзәтү алып бармый һәм веб-камерага бары тик кулланучы соравы буенча гына мөрәҗәгать итә. Бу хакта Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты башлыгының беренче урынбасары Антон Горелкин сөйләде, дип яза РИА Новости.
«Әлбәттә, илкүләм мессенджер яшерен күзәтү алып бармый һәм веб-камерага бары тик кулланучы соравы буенча гына мөрәҗәгать итә», – дигән ул РИА Новостига.
Аның сүзләренчә, МАХ мессенджеры веб-камера куллана, дигән сүз, Kaspersky антивирус программасы кисәтүенә җавап биргән бер аноним кулланучының сүзләренә генә нигезләнгән.
«Әмма бу – медиакиңлектә эксперт фикере яки кибербез-тикшеренү нәтиҗәсе буларак бирелде, дияргә була. Әлбәттә, бу вакыйга өстәмә таралыш алды, чөнки веб-камера аша күзәтү турында классик интернет-фобия кулланылды», – дип өстәде депутат.
Горелкин сүзләренчә, чынлыкта моның сәбәбе – антивирусның программа хатасы булган: фактчекерлар техподдержкага килгән шикаять тапкан, әмма аның датасы – узган елның ноябре.
«Антивирус та нәкъ башка программалар: Skype, Viber, Nvidia Broadcast кебек эшләгән. Ярдәм хезмәте бу проблеманы таныды һәм аны якын арадагы релизда төзәтергә вәгъдә итте. Күрәсең, шау-шу тараткан скриншотлар авторы үз антивирусын актуаль версиягә яңартмаган булган», – дип аңлатты ул.