news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Депутат кызын ни өчен дәресләрдән куып чыгарганнар?

Пермь шәһәр думасы депутаты кызына мәктәптә дәресләргә керүне тыйганнар.

news_top
Депутат кызын ни өчен дәресләрдән куып чыгарганнар?

Пермь шәһәр думасы депутаты Надежда Агишеваның кызы Зинага дәресләргә керүне тыйганнар. Сәбәбе - кызның ал төстәге чәче. Бу мәктәптә укучыларның тышкы кыяфәтенә аерым таләпләр бар икән. Бу хакта, Пермь мәгариф администрациясе департаментына сылтама белән, РИА Новости яза.

Мәктәпнең бу таләбенә каршы рәвештә Агишева кызының чәчен үзгәртмәячәкләре турында хәбәр иткән. Моны ул үзенең Фейсбук аккаунтында язган.



Зина Агишеваның чәчен ал төстә буяп мәктәпкә килүен хуплап, социаль челтәр кулланучылары да чәчләрен буйый бушлаганнар.  Алар #свободуволосам хэштегы белән флешмоб башлаганнар. Надежда Агишева кызын хуплаган һәм чәчен ал төскә буяган берничә кешенең фотосын да урнаштырган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар