Россия, Пакыстан, Вьетнам, Камбоджа хатын-кызлары Кытайдагы никах агентлыклары корбаны була башлаган. Шуңа күрә Россия хатын-кызларына сак булырга кирәк, дип белдерде «Радио России» эфирында Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Светлана Журова. Бу турыда «Вести» каналы яза.
Сәясәтче билгеләп үткәнчә, чит ил экспертлары белешмәсе буенча, Кытайда ир-атлар саны хатын-кызлардан 35 миллионга күбрәк. Нәкъ менә шул күрсәткеч җирле никах агентлыкларының актив эшчәнлегенә этәргеч бирә.
«Һәм менә алар [35 миллион ир-ат] каядыр барырга һәм хатын эзләргә тиеш. Моның өчен махсус агентлыклар төзелә. Һәм Россия, Пакыстан, Вьетнам, Камбоджа әлеге агентлыкларның корбаны була. Игътибар итегез, шул исәптән Азия илләре дә, димәк, бу ирләр бары безгә генә түгел, башка илләргә дә кәләш эзләргә бара ала. Өстәвенә, күп кенә экспертлар бу проблемага тирәнрәк карый, никахны кытайларның үз мәдәниятен башка дәүләтләргә кертү ысулы итеп бәяли», – диде ул.
Парламентарий ассызыклавынча, илдәге Кытай белгечләре дә шундый ук фикердә: Россия хатын-кызларына Кытай кияүләре белән саграк булырга кирәк.
«Алар кызларыбызны кисәтә: бу – бик җиңел түгел, мәдәни кыйммәтләр арасында аерма бик зур», – дип өстәде Журова.